Җанның ахирәттәге тормышы кабердән башлана. Бу дөньядагы тормыш рәвешенә, гакыйдәсенә, гамәл кылуына бәйле рәвештә, кешенең кабере дә билгеле бер сыйфатларга ия була.
Әгәр кеше Аллаһ ризалыгын алырга тырышып, гыйбадәт кылып яшәгән булса, аның кабере якты, матур һәм иркен була. Динсез кешенең кабере исә караңгы, кысан һәм куркыныч була. Җир тормышындагы гамәл кылуына карап, кешегә кабердә җәннәт яки җәһәннәм күренешләре күрсәтелергә мөмкин.
Иманлы кешеләр Кыямәт көненең тизрәк булуын теләр. Имансызлар теләмәс һәм бик зур борчу кичерер. Шулай итеп, иманлы кешеләрнең кабердәге хәле яхшы, имансызларныкы яман була.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләм болай диде: «Кабер ул – я җәннәт бакчаларының берсе, я җәһәннәм чокырларының берседер».
«Хозур дин турында» телеграм-каналыннан