Кабер өстенә зур булып үсә торган агач утыртырга ярыймы?
Кешеләр кабер өстендәге агачның тамыры, тирәнгә китеп, мәеткә зыян сала, дип курка.
Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында әлеге сорауга түбәндәгечә җавап биргән:
«Кабер өстенә зур агач утырткач, аның тамыры тирәнгә китеп, мәеткә зарары булырга мөмкин, дигән фикер туадыр кешедә. Әгәр мәет дөньядан имансыз үткән булса, табутларга ябып, бикләп күмсәң дә, Аллаһы Тәгаләдән тиешле газап анда үтәчәк һәм ул газапта булачак. Әгәр иман белән үткән булса, аны елан-чаяннар өеренә салсаң да, Аллаһы Тәгалә мәеткә зарар китертмәячәк. Шуңа күрә, зур агач тамыры мәеткә зыян китерер, дип куркырга кирәкми.
Әгәр чия, аю баланы (бузина) кебек кыскарак үсә торган агачлар утыртсаң, алар, үрчеп, бөтен якка тарала, хәтта кабер казу өчен буш урын бармы-юкмы икәнен дә белә алмыйсың. Шуңа күрә үрчеми торган агач утырту хәерлерәк.
Әлбәттә, кабер өсте чиста-пөхтә булырга тиеш».