«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясе «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында зиратка бару белән бәйле кайбер мәсьәләләргә аңлатма бирәләр.
«Язгы өмә вакытлары якынлаша. Шуңа күрә, зиратларда өмә ясау белән бәйле кайбер сорауларга җаваплар әзерләдек. Мөхәммәд пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Зиратларга барыгыз, гыйбрәтләнегез. Ул – үлемне искә ала торган урын», – дип әйтеп калдырган, диелә хәбәрдә.
Кабер өстендә үскән агачны кисәргә ярыймы?
Риваятьләргә караганда, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кабер өстенә хөрмә агачы утыртып куйган булган. Ни өчен шулай эшләвен сорагач, ул: «Менә шушы ботак кипкәнче мәеткә савабы барыр», – дип җавап бирә.
Тик монда игътибарлы булырга кирәк:
- артык зур булып үсә торган каен, нарат агачларын, бәлки, утыртмау хәерле булыр.
- агачлар карга оясына әйләнсә, корыган ботаклары сынып торса, тамырлары күрше-тирәдәге каберлекләргә кадәр таралса, комачауласа, андый агачларны кисү хәерле булыр.
Кайбер галимнәр, чирәме, үләне корымаган икән, аны йолкымагыз: алар кабер әһелләренә тәсбих-истигъфар кылып, гафу итүне сорап тора, дип әйтәләр, диелә әлеге аңлатмада.