news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабер газабыннан котылу һәм мәшәкатьләрне җиңеләйтү өчен нинди сурәләрне укырга?

news_top
Кабер газабыннан котылу һәм мәшәкатьләрне җиңеләйтү өчен нинди сурәләрне укырга?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында «Йәсин» һәм «Тәбәрак» укыйк!» дип өнди.

«Аллаһның рәхмәте белән проблемаларны хәл итә һәм кабер газабыннан коткара торган сүрәләр, дип, Әд-Дәрими Ибне Габбастан Расүлуллаһның мондый хәдисен риваять итә:

«Көн башында «Йәсин» сүрәсен укучының – көн дәвамында, ә төнлә «Йәсин» укучының иртәнге вакытка кадәр мәшәкатьләре җиңеләйтелә».

Ибне Мәсгуд радыяллаһу ганһе мондый хәдис тапшыра:

«Берәү һәр төнне «Тәбәәракәл-ләзии...»не («Әл-Мүльк» сүрәсен) укыса, шуның сәбәбендә Аллаһы Тәгалә аны кабер газабыннан коткарыр.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вакытында без аны «коткара торган» дип атый идек» (имам Ән-Нәсаи).

Ил-көннәребез имин, күкләребез аяз, күңелләребез тыныч булса иде, дип яза хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар