news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кабатланмас һәм бердәнбер» - Резидә Шәрәфиеваны искә алалар

news_top
«Кабатланмас һәм бердәнбер» - Резидә Шәрәфиеваны искә алалар
Фото: «Татар-информ»

Мәрхүмә җырчы, Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның социаль челтәрләрен үзенең вафатыннан соң да бик тулы итеп алып баралар. Иҗатын сөючеләр, сәхифәсенә кереп, җырчының матур-матур җырларын тыңлый, шигырь сөйләгән видеоларын карый ала.

Бу юлы да, Резидә Шәрәфиеваның чираттагы иҗат җимешен куеп:

«Резидә Дамир кызы Шәрәфиева җырлап үтте гомер юлын.... Тик, кызганычка каршы, бигрәк кыска булды гомер юллары.... Ул кабатланмас.... Аның үзенә генә хас булган моңы, тавышы бар иде.... Үз-үзенең тотышы белән сокландырды.... Юморга бай булуы, тәмләп шигырь сөйләүләре..... Барысы да башка кабатланмас инде. Ул безнең күңелдә мәңге сакланыр», – дип язганнар аның сәхифәсендә.

Язылучылары, сәхнәдәш дуслары да бу сүзләр белән килешүләрен белдереп, комментарийлар калдырганнар. «Һаман ышанып булмый, бик якты кеше иде бит», «Резидәкәй, урыннарың оҗмахта булсын», «»Сокланып туймаслык иде бит Резидәбез. Тыныч йокласын берүк. Һаман да яратабыз, сокланабыз», «Кабатланмас һәм бердәнбер», – дип яза алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар