Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабат массакүләм дроннар һөҗүме: 14 төбәккә 123 пилотсыз очкыч җибәргәннәр

news_top_970_100
Кабат массакүләм дроннар һөҗүме: 14 төбәккә 123 пилотсыз очкыч җибәргәннәр

Бүген төнлә берничә дулкын белән дроннар һөҗүме булды. Оборона министрлыгы 14 төбәктә 123 дрон юкка чыгарылуы турында хәбәр итә. Бүген төнлә һәм иртән Казан, Түбән Кама аэропортлары ябылып торды. Казан һава аланына Берләшкән Гарәп әмирлекләреннән очып килергә тиешле ике рейс Самара һәм Уфага җибәрелгән.

– Төн уртасында Рязаньдагы нефть заводына һәм ТЭЦка һөҗүм иткәннәр. Һөҗүм вакытында шәхси йортка ут капкан. Бу хакта губернатор Павел Малков хәбәр итте.

«Газета.Ру» нефть эшкәртү заводы тирәсендә янгын турында яза.

- Мәскәү өлкәсендәге Подольск, Щелково, Раменское, Коломнога һәм Мәскәүнең үзенә һөҗүм булган.

- Иртәнге дүрттә Саратов өлкәсенә 17 дрон һөҗүм иткән.

- Воронеж өлкәсендә бәреп төшерелгән дрон күп катлы йортка төшкән. Тәрәзә пыялалары ватылган.

- Брянск (37), Курск (17), Ростов (7), Белгород (6), Орел (2), Липецк (2), Ленинград (2) өлкәләренә һәм Кырымга да дроннар һөҗүме булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100