news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кәбестәне ике кат төрәсең дә – язга кадәр сусыл була, каралмый да, череми дә

news_top
Кәбестәне ике кат төрәсең дә – язга кадәр сусыл була, каралмый да, череми дә
Фото: Гөлүзә Василова, "Татар-информ"

Кәбестәне 2 кат төрәсең дә, ул кыш буе саклана: язга кадәр сусыл кала, каралмый да, череми дә. Моның шәп ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Кәбестә – сәламәтлек өчен файдалы витаминнар һәм минералларга бай яшелчә. Дөрес, иң күп файдалы матдәләр нәкъ менә яңа кәбестәдә була, туңдырылган, тозлаган яки пешерелгән кәбестәдә алар кимрәк. Әмма кәбестәне берничә ай буе, хәтта язга кадәр саклауның бик яхшы ысулы бар.

Кәбестәне кәгазь сөлгегә яки ак салфеткага төреп куегыз, хәтта гади бәдрәф кәгазе дә ярый. Икенче катка кәбестәне азык-төлек пленкасы белән урап төрегез.

Шул җитә дә! Шушы хәлдә кәбестәнең тәме, сусыллыгы һәм файдасы язга кадәр сакланачак. Черек тә, каралган урын да булмый, дип ышандыра оста хуҗабикәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар