Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабартма (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Мин балачагымнан ук шактый тулы, таза гәүдәле булдым, һәм әти-әнием дә моңа әллә ни кайгырмады.

«Әйбәтләп аша, кызым. Син үсәсең, күп ашарга кирәк», – дип тордылар.

Ә инде авылга әбием янына кайткач, ул пешергән кабартма, вак бәлеш, өчпочмакларны ашап бетермичә өстәл яныннан китми идем. Юкса әбием үпкәли, ачулана, имеш. Бу кадәр ашау белән минем авырлыгым еллар узган саен артты гына. Шулай итеп, 8нче сыйныфта укыганда, минем гәүдә авырлыгым 80 килограммга якын иде. Һәм, әлбәттә, моны яшьтәшләрем дә сизде, күрде.

Классташларым миңа өченче порция төшке аш һәм пирожки тәкъдим итеп, еш кына явызларча шаяртты. Һәм «Кабартма» дигән кушамат такты. Аларның болай көлүе, мыскыллавы мине бик рәнҗетте, һәр көн мәктәпкә бару минем өчен үлемгә тиң иде.

Ә олырак классларда безнең сыйныфка Азамат исемле бик чибәр малай килде. Ул акыллы, озын, матур буй-сынлы, коңгырт күзле, кара чәчле. Ә иң мөһиме – аның мәрхәмәтлелеге. Азаматка игътибар итми мөмкин түгел иде. Ул бөтен кеше белән дә ягымлы, мөлаем булды. Һәм минем өчен иң гаҗәбе: ул минем гәүдәмә игътибар да итмәде, башка яшьтәшләремнең мыскыллауларына кушылмады. Әйтерсең, аңа минем авырлыгыма барыбер иде.

Әмма аның белән якыннан аралашу барып чыкмады. Мин бик оялчан идем, барыбер үземнең иләмсез кыяфәтемнән оялып, кыенсынып йөрдем. Берсендә мәктәптә, төше аш вакытында, минем янга укучылар килеп басты да миннән көлә башладылар.

«Бүген физра дәресендә «кәҗә» аша сикерәбез!»

«Кара, кәҗәне сытып китә күрмә анда!» – дип дәррәү көлеп җибәрделәр.

«Әй, барыгыз әле!» – дидем мин, тамагыма төер тыгылып.

«Кара, ә син канатка менсәң нәрсә булыр икән? Түшәм җимерелеп төшәр микән?» – диде берсе.

Түзә алмадым, миннән көлгән малайга сугарга теләп талпынган идем, Азамат килеп чыкты. Ул яннарында булганда, бөтен малай да шыпырт кына сөйләшә башлады. Аның көрәш белән шөгыльләнгәнен беләләр иде, шуңа күрә берсенең дә тукмаласы килмәгәндер.

«Әй, егетләр, нинди кәмит ясап ятасыз монда? Нигә бәйләнәсез аңа? Тынычлап кына ашасын», – диде Азамат.

«Без, ни, шаярмакчы...» – дип төртелеп калды теге миннән көлгән малай.

«Ә менә мин хәзер болай гына синең башыңа компот койсам, син көләчәксеңме?» – диде Азамат.

Бөтенесе дә тынып калды. Берсенең дә компотлы-җимешле «душ» керәсе килми иде, күрәсең.

«Күрәсеңме? Теләмисең бит, әйеме? Әйдә, кеше мыскылламагыз. Ул сезгә тими бит», – диде Азамат, мине яклап.

Шуннан бирле ул компаниянең мине мыскыллаганы булмады. Һәм шул көннән башлап, мин үземнең гашыйк булганымны аңлый башладым. Азамат минем белән сөйләшә башласа кызарып чыгам, җүнләп сөйләшә дә алмыйм, телем көрмәкләнә башлый. Әмма мин бу егетне кызыксындыра алмаячагымны сизә идем. Аның артыннан өере белән чибәр-чибәр кызлар йөри, ә мин – симез кабартма – беркемгә дә кирәкмим.

Азаматка булган мәхәббәтем көннән-көн ныгыды гына. Йөрәгем «яратуыңны әйт!» дип бимазалаганда, акылым «җүләрләнмә!» диде. Акылым да, телем дә моны эшләргә кирек бирмәде. Үз-үземә ышанычым бөтенләй юк иде, ә мәктәпне тәмамларга 1 ай гына калып бара. Ә мин аңа әле үз хисләрем турында әйтә алмадым... Хәтта аттестат тапшырганда да әйтмәдем...

Ә чыгарылыштан соң үз-үзем белән ныклап шөгыльләнергә уйладым. Симез булып йөреп арыдым мин. Егетләрнең миңа көлеп каравын түгел, игътибар бирүен теләдем. Җәй буе спортзалга йөрдем, дөрес туклана башладым.

«Әни, әгәр торт пешерсәң, мин аны чыгарып ташлыйм!»

«Бәй, кызым, без бит әтиең белән баллы әйбер яратабыз», – ди әни.

«Алайса, мин сезнең яннан чыгып китәм», – дим мин.

«Ярар, ярар. Сине кызыктырып, котыртып ятмабыз. Әйдә, рулет аша, калорияле түгел ул».

«Әни, тукта инде!» – дим, ачуым килеп.

Мин әти белән әнидән аерым туклана башладым. Суыткычта аларның ашамлыклары торган киштәләргә карамаска тырыштым. Ул баллы һәм майлы ризыклары бик кызыктыргыч күренә шул. Әмма ихтыяр көчем тимер кебек иде.

Минем тырышлыкларым беренче нәтиҗәләрен дә күрсәтә башлады. Мин 10 килограмм «ташладым». Әмма әле үзем теләгән камиллеккә җитмәдем. Бу – миңа алга таба тагын да ныграк эшләргә мотивация булды.

Җәйге каникуллардан соң, мин югары уку йортына экономист белгечлегенә укырга кердем һәм баш-аягым белән укуга чумдым. Спортны да ташламадым, көнаралаш тренировкаларга йөрдем. Бер елдан соң минем гәүдә авырлыгым 59 кг булды. Бу – минем өчен идеаль нәтиҗә иде! Уку елы ахырына мускулларым күренә, ымсындыргыч, йомры формаларым да барлыкка килә башлады.

Бер классташымнан июньдә классташлар очрашуы буласын ишеттем. Анда барырга батырчылык итмәдем башта, чөнки классташларымның мыскыллаулары, кимсетүләре онытылмаган иде әле. Шулай да, мәктәп альбомын бер кат карап чыккач, барырга булдым.

«Әйееее... Әгәр көзгедәге хәзерге чагылышымны һәм чыгарылыш фотосын чагыштырып карасаң – җир белән күк аермасы. Бармый калырга ярамый. Классташларымның күзенә күренергә кирәк!» – дип уйладым.

Менә мин кабинетка килеп керәм. Махсус бераз соңга калдым. Сизәм, барысының да күз карашы миндә. Чия төсендәге күлмәгемнең ялтырап торуы барысының да күзен чагылдыра, ә минем йөземнән елмаю китми. Хәтта башта мине танымадылар да.

«Кара! Бу бит Кабартма! Әстәгым, аның биле бар икән бит!» – диде берсе, әче телләнеп.

Мин аларның чыш-пыш килеп сөйләшүен ишеттем һәм рәхәтлектән хәтта кызардым да... Элек минем белән бер авыз сүз дә алышмаган, минем белән сөйләшүне кирәк дип тә тапмаган кызлардан әллә никадәр комплимент ишеттем.

«Вот молодец син! Прическаңны кайда ясаттың?» – дип сорады бер кыз.

Ә аларның сөйләшүләрендә кара көнләшү сизелә иде, әмма мин барысы белән дә бик ягымлы булырга тырыштым.

Һәм шунда мин үземнең җавапсыз калган мәхәббәтемне күрдем. Йөрәгем сикереп куйды, әйтерсең барысы да элеккечә. Азамат элеккечә үк ягымлы гына исәнләште һәм елмайды.

«Бик матур күренәсең! Спорт белән шөгыльләнәсеңме? Молодец!» – диде.

Мин кабат кызарып чыктым. Бу сүзнең миңа әйтелгәненә ышана да алмадым. Ул кичтә без Азамат белән бик күп сөйләштек. Ул миңа «капты», моны тәгаен аңладым. Хәтта берничә мәртәбә кулымнан да сыйпады әле. Бәлки, мине үзе өчен башка яктан ачкандыр?

Очрашудан соң без еш языштык. Берсендә болай дип язды:

«Йөз ел циркта булган юк икән. Абый миңа 2 билет бирде. Бәлки, барырбыз? 5нче рәт, оркестр каршында гына. Тигрлар яратасыңмы?»

Шулай итеп, ул мине очрашуга чакырды. Мин бәхетемнән нишләргә белмәдем! Әлбәттә, ризалаштым. Цирк янында очраштык.

«Әлегә сиңа чәчәк алмый торырга булдым!» – ди бу миңа.

«Саранлыкмы?!» – дидем, аптырап.

«Юк. Цирк караганда сиңа аларны тотып утырырга уңайсыз булыр, дидем. Аннан, вакытыннан алда борынын да чөеп куймасын әле, дип уйладым», – дип елмайды.

Тамаша караганда, мин берничә тапкыр аңа сыенып алдым. Әле гимнастлар егылып төшәр, дип курыктым, әле дрессировщиктан шөлләдем... ә кайвакыт аңа болай гына, сәбәпсез генә сыенасым килде.

Цирктан соң төнге шәһәрдә йөрергә булдык. Хушлашканда, ул көтмәгәндә мине үбеп алды. Мин чак кына оятымнан үлми калдым, чөнки моңа кадәр беркем белән дә үбешкәнем булмады... Ул минем уңайсызлануымны сизде, көлеп куйды.

«Әгәр син каршы түгел икән, мин сине бераз өйрәтәм...» – диде.

Һәм без тагын үбештек. Аерылыша алмыйча шулай озак тордык әле.

Өйгә кергәч, йөрәгем күкрәгемнән чыгып китә дип торам. Озак кына йоклап китә алмый яттым, беренче үбешүемне кат-кат уйлап яттым да яттым...

Хәзер миңа 25 яшь. Безнең бәхетле романыбыз дәвам итә. Барысы да яхшы. Азамат белән бер-беребезне яратабыз һәм туй турында уйлыйбыз. Әлегә бераз карьера белән шөгыльләнәсе килә. Чөнки уртак тормышны үз «почмагыбыздан» башка һәм акчасыз башлыйсы килми.

Безнең барысы да килеп чыгар, дип уйлыйм. Чөнки тормышны яхшы якка үзгәртү тәҗрибәсе миндә бар инде.

Иң мөһиме – ялкауланмаска һәм үз хыялларыңа ныклы адымнар белән, үҗәтләнеп барырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100