Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабардино-Балкариядә мәчеттә дини китаплар яндырган кеше үзен кем өйрәтеп торганын әйткән

news_top_970_100
Кабардино-Балкариядә мәчеттә дини китаплар яндырган кеше үзен кем өйрәтеп торганын әйткән
Фото, видео © "Ваza" телеграм-каналыннан

Төньяк Кавказда Кабардино-Балкариянең Чегем районында яшәүче кеше мәчеттә дини китапларга ут төрткән.

«Чегем Икенче авыл җирлеге мәчетендә дини китапларны яндырдылар. Бу факт буенча мәхәллә кешесе – авылда яшәүче кеше тоткарланды», – диелә Кабардино-Балкария Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.

Тоткарланган кешене «психик яктан сау түгел» дип фаразлыйлар. Үз гамәлләрен ул, үзе әйтүенчә, «эчке тавышы әйткәнгә» эшләгән. Диния нәзарәтендә белдерүләренчә, гражданин мәчеттә китаплар яндырганда исерек булган.

Хәзерге вакытта Тикшерү комитетында җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала, материаллар ведомствога тапшырылган.

РФ Җинаять Кодексының 282нче маддәсендә каралганча, кеше яки кешеләр төркемен, шул исәптән теге яки бу дингә бәйле рәвештә, түбәнсеткән өчен, нәфрәт, дошманлык уяткан өчен максималь җәза – 6 ел төрмә.

Шулай ук 2013 елда РФ Җинаять кодексына 148нче маддә өстәлде. Анда язылганча, дини кешеләрнең хисләрен мыскыл итүчеләргә 3 ел иректән мәхрүм ителү яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100