Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кабан түгел, сарык бит» — Алмаз Мирзаянов маҗарага очраган

Җырчыларның каршысына бер көтү кабан дуңгызы килеп чыккан.

news_top_970_100
«Кабан түгел, сарык бит» — Алмаз Мирзаянов маҗарага очраган
Салават Камалетдинов

Алмаз Мирзаянов инстаграмына яңа видео урнаштырган. «Бүген концерттан кайтканда маҗаралар күп булды! Башта трасса ябык иде, аннары буран котырды, ахыр чиктә болары өелешеп чыкканнар юл уртасына! Әле сөйләшеп маташалар минем белән», — ди Алмаз, кабан дуңгызларын күрсәтеп. Кыргый дуңгызлар җырчыларның каршысына Теләче белән Сауш авылы арасындагы юлда очраган.

Инстачыларга кыргый хайваннар, ни өчендер, сарык булып күренгән. «Сарык белән кабанны аермаган кешеләр дә бар икән, Аллам сакласын», «Сарыкка охшаганнар бит», — дип язган берничә кеше. Бер инстачы видеода кабан дуңгызын бөтенләй күрми. «Болар этме, сарыкмы?» — дип сорый ул, һич икеләнмичә.

«Бер төркем дусларың очраган икән, әйбәт булган», «Алмаз, авылга алып кайтасыңмы әллә? Калырга да, читкә китәргә дә жыенмыйлар», — дип шаярткан кайберәүләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100