news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабан күле буенда Камал театрының соңгы архив спектаклен күрсәтәләр

news_top

Пәнҗешәмбе көнне, 29 октябрьдә, Татарстан башкаласында Кабан күле буендагы яңартылган павильонда Г.Камал исемендәге театрның соңгы архив спектакле күрсәтелә. Казан халкын «Дәрсе гыйбрәттер театр...» тамашасын карарга чакыралар. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Спектакль 2017 елда сәхнәләштерелгән. Аның эчтәлеге театр риваятьләрендә чагылдырылган ил һәм татар халкы тарихы белән бәйле. Театр сәнгатен сөючеләрне 18:30 сәгатьтә көтәләр, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Чара бушлай оештырыла. Кино итеп төшерелгән спектакль К.Тинчурин театры бинасы янында Мәрҗани урамы ягыннан күлгә төшү юлында урнашкан павильонда күрсәтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар