news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабан күле буенда «Җанкисәккәем» спектаклен күрсәтәчәкләр

news_top

24 сентябрьдә 18:30 сәгатьтә Казанның нәкъ үзәгендә – Мәрҗани урамы ягыннан, Тинчурин театры янындагы төшү урынында, Кабан күле буенда Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының архив хәзинәсеннән алынган мәшһүр «Җанкисәккәем» спектаклен карарга мөмкин булачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Куелыш нигезендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның барыбызга да балачактан таныш «Шүрәле» әкияте ята. Сюжет бөтенләй көтелмәгән һәм кызыклы яңача укылыш тәкъдим итә: бу юлы урман аша үткән юлчыларга серле Шүрәлеләр өере түгел, ә киресенчә, табигатькә карата авыл яшьләре үзләре куркыныч тудыра башлый, дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасының матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар