Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабан күлендә яшәгән бер аккош үлгән, ә Черек күлдәге кара аккошны Кама Тамагына күчерәләр

Үлгән аккошның фотолары социаль челтәрдә барлыкка килде.

news_top_970_100
Кабан күлендә яшәгән бер аккош үлгән, ә Черек күлдәге кара аккошны Кама Тамагына күчерәләр
"Черек күл" паркына Зигфрид кушаматлы кара аккош башка кайтмаячак. Күптән түгел аның парын этләр талап үтергән иде. 

"Вечерняя Казань" газетасы хәбәр итүенчә, Парклар һәм скверлар дирекциясе Зигфрид өчен яңа яшәү урынын булдырган - аны Кама Тамагындагы "Камский трофей" буа комплексына җибәрәчәкләр. Анда кош өчен барлык уңайлы һәм имин шартлар тудырылачак. 

Бу бәлки яхшыгадыр да. Чөнки Казандагы сулыкларда аккошлар яшәп китә алмый. Бүген социаль челтәрләрдә Кабан күле өслегендә үлеп яткан аккошның фотосы пәйда булды. Кошның үлем сәбәпләре әлегә билгеле түгел. 





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100