Кабан күлендә ир-ат мәете килеп чыккан
Күл буенда ярда чама белән ун метр ераклыкта ир-ат мәете калкып чыккан.
Урта Кабан күле буенда Бутырская урамы тирәсендә водолазлар мәетне ярга алып чыккан. Бу кешенең 2–5 атна элек үлгән булуы ачыкланган, дип хәбәр итте «Татарстан24» телеканалы.
Хәзерге вакытта бу эш белән Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча баш идарәсе шөгыльләнә.