Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юлга кабан дуңгызы чыккан»: Чистайда коточкыч авариядә ике кеше һәлак булды

news_top_970_100
«Юлга кабан дуңгызы чыккан»: Чистайда коточкыч авариядә ике кеше һәлак булды
ЮХИДИ

Бүген кич белән Чистай районында трассада «Киа» машинасы белән авариядә ике кеше үлгән. Бу турыда Татарстан прокуратурасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

«Киа» машинасы зур тизлектә барган килеш кабан дуңгызына бәрелә. Аннары автомобиль каршы як полосага чыгып китә һәм йөк машинасына бәрелә.

 

Фото: © Татарстан прокуратурасы

Җиңел машинага җитди зыян килә, ул тулысынча диярлек җимерелеп беткән.

«Киа» машинасындагы ике пассажир урында ук һәлак була, йөртүчесен хастаханәгә илткәннәр. 

Авария сәбәпләре ачыклана, тикшерү эшләре бара, дип хәбәр иткән ЮХИДИ.

 

Фото: © ЮХИДИ

ЮХИДИ барлык йөртүчеләрне дә игътибарлы һәм сак булырга, трассага кыргый җәнлекләр килеп чыгу ихтималын исәпкә алырга чакыра.

 

Фото: © Татарстан прокуратурасы

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100