news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабан буенда озак төзелә торган бинаны сүтә башладылар

news_top

Кабан күле янында озак еллар дәвамында төзелеп бетмичә торган күпкатлы йортны сүтәргә керештеләр. Тугыз катлы бина 2000 нче еллар ахырыннан бирле төзелеп бетмичә тора иде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

2014 елда объектны төзеп бетерү планы эшләнде: аңа тагын 5 кат өстәп төзү, парковканы һәм мәйданны төзекләндерү күздә тотылды. Әмма эш ахырына кадәр җиткерелмәде.

Бина Һади Такташ урамы, 51 нче йорт адресы буенча урнашкан. Сүтү эшләренең кайчан тәмамланачагы әле билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 ноябрь 2025
    Исемсез
    Кызык инде шуның хәтле төзелгәнне сүтәләр. Күпме акча, хезмәт кергән бит
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар