news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабактан өчпочмак рецепты

news_top
Кабактан өчпочмак рецепты
Гөлүзә Василова

Азнакай районының «Маяк» газетасы сайтыннан кабаклы өчпочмак рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт, йомшаган атланмай, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тоз, ярты стакан су, он. Барлык ингредиентларны кушып, камыр басарга. Камырны бераз ял иттерергә кирәк.

Эчлек өчен туралган кабак, бераз бүрттерелгән дөге, кайнар суда юылган йөзем (баллы яраткан кеше өрек салса да була) кушып болгатырга.

Камырдан кечкенә түгәрәкләр ясап, эчлек салып, өчпочмаклар ясарга һәм майларга.

180 градуска кадәр кызган духовкада 50 минут тирәсе пешерергә.

«Кабакны көздән үк турап суыткычка тыккан идем. Хәзер бик уңайлы, алып кына саласы», – ди Азнакай хуҗабикәсе Сиринә ханым.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар