Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабактан мантый

"Вконтакте" социаль челтәрендәге "Татар ашлары" төркеменнән Кабактан мантый рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кабактан мантый
Ингредиентлар: 600 грамм ит, 500-600 грамм кабак, 500 грамм суган, 400 грамм он, йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 200-250 мл су, тәменчә тоз, борыч.

Салкынча суга йомырка, тоз, үсемлек мае, он салып, камыр басарга.

Камыр “ял” иткән арада ит турарга. Суганны әрчеп, кабакны чистартып, шакмаклап турарга. Барысын бергә савытка салып, тәменчә тоз, борыч өстәп болгатырга.

Камырны җәеп, шакмаклап яки түгәрәкләп кисәргә. Мантыларны ясап, 45 минут чамасы парда пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100