Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабактан кайнатма һәм повидло рецепты

news_top_970_100
Кабактан кайнатма һәм повидло рецепты
Гөлүзә Василова

Уңган хуҗабикәләр кышка якынлашсак та кайнатма ясаудан туктамый. Хәзер чират кабакка җитте.

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина «Телеграм» каналында кабак белән күрәгәдән повидло, кабактан кайнатма ясарга өйрәткән.

Повидло өчен ингредиентлар: 1 кг кабак, 200 грамм күрәгә, 500 грамм шикәр комы.

Кабакны турарга, су салырга, сүрән утта йомшарганчы пешерергә. Җимешкә кайнар су салырга, йомшарырга куярга. Кабак пешкәч, артык суы калса, сыркытып түгәргә һәм җимешне салып, блендер белән изергә.

Аннары шикәр комы салырга һәм 20-25 мин кайнатырга.

Фото: © Лилия Мортазина

Кайнатма өчен 2,5 кг кабак, 1,5 шикәр комы, 2 лимон кирәк була.

Кабакны шакмаклап турарга һәм, шикәр комы белән болгатып, 1 тәүлеккә калдырырга. Суы бик күп бүленеп чыга. Аннары 5 минут кайнатырга һәм суытырга. 3 тапкыр кабатларга. Соңгысында 10 минут кайнатырга, 2 минут кала, лимонны иттарткычтан чыгарып салырга.

«Бик тәмле килеп чыга. Кабактан дип әйтмәссез дә. Лимон салу мәҗбүри, алайса башка тәм булачак. Чәй эчәргә, пирог эчлекләре өчен дә бик яхшы була», – дип язган блогер.

Фото: © Лилия Мортазина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100