Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабактан цукат рецепты

news_top_970_100
Кабактан цукат рецепты
Гөлнара Галимуллина

Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллина «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә кабактан цукат рецептын тәкъдим итә.

Ингредиентлар: 2 кг чистартылган кабак, 2 кг шикәр комы, 2 лимон, 400 мл су, ванилин.

Савытка су, 2 лимонның согын сыгып салырга, 1 кечкенә кап ванилин, 2 кг шикәр комы салып, болгатып торып, кайнатырга. Ширбәт сары төстә булырга тиеш. Аннары аны кабак шакмаклары (2 см чамасы, бик вак булса, изелергә мөмкин) өстенә салырга һәм кайнатып чыгарырга. Сүрән утта тагын 4-5 минут кайнатырга, аннары сүндерергә. Бу масса суынып бетәргә тиеш, шул вакытта кабакка ширбәт сеңә.

 

Фото: © Гөлнара Галимуллина

Аннары тагын бер кат кайнатып чыгарырга һәм суытырга. Суытканда капкачын каплап суытырга кирәк.

Икенче кайнатканнан соң кабакны сөзәргә, ширбәте саркып бетәргә тиеш. «Сушилка»сы булган кеше шунда киптерә ала.

«Мин 80-90 градуска кадәр кызган духовкада бер көн киптердем, ишеген ачкалап та алдым», – дип яза хуҗабикә.

Кипкән цукатларны крахмал белән шикәр оны (сахарная пудра) катнашмасына салып болгатырга.

«Бик тәмле була ул», – дип комментарийлар калдырган ясап караучылар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100