news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабактан чипсы ясау ысулы

Яшелчәдән ясалган чипсы аз калорияле булачак.

news_top
Кабактан  чипсы ясау ысулы
Гөлүзә Василова

«Тәтеш таңнары» газетасы сайтында кабактан чипсы ясарга өйрәткәннәр.

Ингредиентлар: 4 яшь кабак, 1 чәй кашыгы тоз һәм камыштан ясалган шикәр комы, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 тырнак сарымсак.

Юылган кабакны юка итеп түгәрәкләп кисәргә, тәмләткечләр салып болгатырга. Яшелчәләрне бер сәгатькә калдырып торырга, аннары 4 сәгать киптергечтә яки аз гына ачып куелган 140 градуслы газ мичендә 2-3 сәгать киптерергә кирәк.

Яшелчәдән аз калорияле чипсы әзер.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар