Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабакны язга кадәр ничек сакларга?

Кабакны яктылык төшми, җилләтелә торган, дымлылыгы 75-80 процент булган бүлмәдә 5-15 градус җылылыкта сакларга кирәк.

news_top_970_100
Кабакны язга кадәр ничек сакларга?

Кабакны язга кадәр саклау ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.

Кабакны сакларга куяр алдыннан, коры чүпрәк белән яхшылап сөртергә кирәк. Саклау шартлары яктылык төшми, җилләтелә торган, дымлылыгы 75-80 процент булган бүлмәдә 5-15 градус җылылыкта булмаса, кабак чери башлый. 

Баз - кабакны саклау өчен иң шәп урын. Башта базны җилләтегез, корытып сөртегез, киптерегез. Кәгазь җәелгән киштәләргә кабакларны тезеп куегыз. Кабаклар арасы ун сантиметр булсын, һәрберсен аерып, салам куегыз. 

Кладовкада да кабакны саклап була. Катыргы яки агач тартма алыгыз, пластик ярамый. Кабакларны пергамент кәгазенә яки саламга төреп, тартмага куегыз. 

Балкон пыяла белән тышланган булса, кабакны шунда да саклап була. Идән җылытылмаган булса, астына чүпрәк җәегез, кабакларны ун сантиметр ара калдырып, койрыгы белән өскә таба каратып тезегез. Кояшлы як булса, өстен тукыма белән каплагыз. Балконда киштә булса, кабакны киштәгә тезәргә була. Киштәләрне известь белән буярга кирәк, шулай иткәндә гөмбәчекләр булмас.

Суыткычта саклау өчен, зур кабакны кисәкләргә бүлегез. Башта 3-4 көн бүлмәдә киптерегез, аннары тукыма белән төреп, суыткычка куегыз. Кабак суыткычта 7 көн саклана, озаграк тотар өчен, аны фольгага төрегез. Башта кабакны майласагыз, ул кипшемәс. Кабакны бераз киптереп, контейнерларга тутырып, туңдыргычта да саклап була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100