Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кабакны бәрәңге урынына ашыйбыз»

Бәрәңге алу чоры башлангач, инстаграмга зур-зур кабакларын күтәреп төшкән фотоларын элүчеләр арта. Халык ул кабакны нишләтә, ничек ашый, кышка саклыймы — боларның барысы хакында да «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
«Кабакны бәрәңге урынына ашыйбыз»
Ләйсән Рәхмәтуллина

Кабакны бәрәңге алганда җыйганнан соң 1-2 көн кояш астында киптерәләр. Аннары кышлыкка сакларга дип базга салалар, Яңа елга хәтле өй эчендә саклаучылар да бар.

Кабактан пешерелә торган киң таралган ризык — ул кабак бәлеше. Аны ашап карамаган кеше юктыр дип уйлыйм. Кабакка дөге яисә тары ярмасы кушыла, кайбер якларда йөзем дә салалар, кемдер күрәгә белән караҗимеш тә өсти. Шулай да, күп кеше: «Кабакны малларга ашатабыз», - ди.

Кабак бәлеше

Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәүче Гүзәл Гыйззәтуллина гаиләсенең иң яраткан сые — кабак бәлеше икән. «Кабакны бик яратып ашыйбыз, бигрәк тә бәлешен. Моның өчен бакчадан иң өлгергән, иң сары кабакны сайлап алабыз. Йомшак эчлеген алып, орлыкларын киптерергә куябыз. Бәлеш эченә кабакны ваклап турыйбыз да пешерелгән тары ярмасы кушабыз. Аннары күп итеп атланмай салып, табага җәелгән камыр өстенә салабыз. Орлыкларын кояшта киптереп, көнбагыш урынына ашыйбыз. Калганын киләсе елга утыртырга җыеп куябыз», — диде Гүзәл ханым.

Кабактан тәмле кайнатма

Буа районы Черки-Кильдураз авылыннан Флера Исмәгыйлева кабактан нәрсә генә ясамый. Берничә төрле тәмле кайнатма рецептын безнең белән дә бүлеште. «Быел әле кабак йомшаграк, тәм кермәгән. Бәрәңгеләр алган вакытта өлгереп җитә инде ул. Идән астына төшереп куйсаң, берни эшләми, язга чаклы тора.

Кабактан кайнатма ясап буламы икәнен мин болай тикшерәм. Аны телемнәргә кисәм дә, фольгага төреп, газ миченә тыгам. Гаиләбез белән яратып ашыйбыз без аны. Тәм кергәнен менә шуннан аңлап була.

Кабактан кайнатма (1 ысул):

Кайнатма өчен 1 кг кабак һәм 1 кг слива кирәк булачак. Аны иттарткычтан чыгарам да 1 кг шикәр комы өстәп, пешерергә куям. 10 минут чамасы кайнагач, 300 г әстерхан чикләвеген ваклап шунда салам һәм тагын 10 минут кайнатам. Бик тәмле кайнатма килеп чыга. Кайвакыт чикләвегем булмаганда аның урынына 300-500 г чамасы күрәгәне озынча итеп турап салам. Болай да бик яхшы ашала. Ул кисәкләр кайнатмада матур булып күренеп тора.

Кабактан кайнатма (2 ысул):

Бу кайнатма өчен башта 1 стакан суга 1 кг шикәр комы салып, сироп кайнатабыз. Аннары 2 кг кабак, 2 лимон һәм 3 әфлисунны шакмаклап турыйбыз. Башта кайнап торган сиропка кабакны салып, 3 минут пешереп алабыз. Аннары әфлисун һәм лимонны салгач, 5 минут утта тотабыз. Кайнатма әзер. Ккйнатма бик матур сары төстә килеп чыга», — диде Флера апа.

Исмәгыйлевлар гаиләсендә кабак мантыен да бик яратып ашыйлар икән. «Кабакны угычтан уам да шуңа кишер белән суганны табада кыздырып салам. Болай иткәч, ул тагын да тәмлерәк була. Тәменчә тоз-борычын өстим һәм манты ясаганда һәрберсе өстенә бераз сыер мае куеп чыгам. Искиткеч тәмле, сусыл була манты», — дип өйрәтте Флера апа.

«Кабакны бәрәңге урынына ашыйбыз»

Актаныш районы Качкын авылындагы Дамирә Исламова да кабакны нишләтергә икәнен белә. «Мин әллә нинди кайнатмалар ясамыйм. Бәрәңге урынына салам кабакны. Токмачлы тавык ашларына да салам - бик тәмле була. Күп итеп түгел, әз генә. Ярмалы ашларга — дөге яки тары ярмасы, кишер һәм кабак та салам. Әни андый ашны үрә дип атый иде. Кабакны ашка иң соңыннан салырга кирәк. Иртә пешеп, изелеп китмәсен өчен.

Тагын без кабак тәкәсе пешерәбез. Дөгене бүрттерәбез, кабакны турыйбыз һәм йөзем салып, бөтенесен бергә бутап, камыр эченә салып пешерәбез. Ярып, ак май белән ашыйбыз аннары. Пирогларын да пешерәбез — монда кабакны чак кына күбрәк салам инде.

Иртән торгач, үзебезгә, оныкларга тары ярмасыннан ботка әзерлим. Тарыга су салып пешерәм, аннары шунда кабак турыйм, тагын да тәмлерәк булсын өчен кайвакыт алма да салам. Май салып ашыйбыз. Файдалы да, бик тәмле дә була.

Кабакны телемләп турап, кыздырып ашарга да яратам. Аз гына май салып, ике ягыннан кыздырып алырга кирәк. Кыш өчен турап, катырып та куябыз. Кирәк булганда алып кулланабыз аннары. Бакчабызның өчтән бер өлеше кабактан тора. Артык калганы белән малларыбыз сыйлана. Чебиләребез дә чүпли.

Көздән чөгендер, кишер, кабак, алма согын чыгарып эчәбез, анысын да яратабыз», — дип сөйләде Дамирә апа.

Кабактан пюре ашы

Биектау районында яшәүче Динә Яруллина ирен һәм балаларын кабактан пюрелы аш пешереп сыйлый. «Пюрелы кабак ашын мин болай пешерәм. 1-2 кишер, 1 баш суган һәм кабакны чамалап турыйм да тоз, борыч, бераз гына шулпа салып пешерәм. Теләгән кеше сарымсак та сала ала. Шулпасы күп булмасын, алайса аш сыек булачак. Аннан блендер белән әйләндереп алам да, тәлинкәләргә бүлеп, өстенә каймак салып, яшеллекләр белән бизәп, өйдәгеләрне сыйлыйм. Бу ашка кабакның баллы булмаган төрен сайларга кирәк», — дип Динә үзенең рецептын тәкъдим итте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100