Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабаклы-җимешле бәлеш рецепты

news_top_970_100
Кабаклы-җимешле бәлеш рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Чәй янына кабаклы-җимешле бәлеш рецептын тәкъдим итәм. Аңа гөбәдиядәге ингредиентлар салына, бары тик җимешләр төрлелеге һәм кабак белән генә аерылып тора.

Бәлеш төче камырдан тәмле була, шулай ук ачы камырдан да ясарга мөмкин.

Эчлек өчен ингредиентлар табаның зурлыгына карап алына. Шулай итеп, корт (тура, кызыл эремчек), кабак, дөге, күрәгә, караҗимеш, йөзем, атланмай, шикәр комы, тоз кирәк була.

Кабакны уртача зурлыкта шакмаклап турарга, дөгене бүрттереп алырга. Барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга, тоз һәм шикәр комы салырга, азрак үсемлек мае өстәп, яхшылап болгатырга.

Бәлешне җыябыз: табага камыр җәяргә, аннары корт, атланмай турап салырга, шикәр комы сибәргә. Калган ингредиентлардан торган эчлекне салырга һәм, өстен камыр белән каплап, читләрен бөгеп куярга.

Бәлешне духовкада өсте кызарганчы пешерергә. Әзер бәлешнең капкачын ачарга һәм, мул итеп, эретелгән атланмай салырга.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100