Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабаклы дөге боткасы рецепты

Кабаклы ботканы дөге һәм тары ярмасы белән пешергәндә аеруча тәмле була.

news_top_970_100
Кабаклы дөге боткасы рецепты
Гөлүзә Василова

Кабаклы ботка организм өчен файдалы микроэлементларга бай. Ул олыларга гына түгел, балаларга бигрәк тә файдалы. Әлеге ботка диетик туклану өчен дә туры килә.

Кабак дөге һәм тары ярмасы белән туры килә. Нәкъ менә шул ярмалар белән ботка тәмлерәк була.

Ингредиентлар: 100 мл су, 100 мл сөт, 50 грамм дөге ярмасы, 1 аш кашыгы шикәр комы, чама белән тоз, 220 грамм кабак һәм ботка пешеп чыккач салу өчен — атланмай.

Ярманы яхшылап юарга һәм кайнап чыккан сөт белән суга салырга. Шунда ук кабакны шакмаклап турап, тоз һәм шикәр комы салырга. Ботка кайнап чыккач, сүрән утта болгатып пешерергә.

Кабакны изелеп беткәнче пешерергә яки кисәкле итеп калдырырга була. Ботка пешеп чыгар алдыннан йөзем җимеше дә салырга мөмкин. Ә инде пешеп чыккач атланмай салып болгатырга һәм 5 минут өстен каплап тотарга кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100