news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабак зур булып үссен өчен нишләргә?

Кабакның зурлыгы күп шартларга бәйле.

news_top
Кабак зур булып үссен өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Кабакка ярау өчен билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк, юкса мул уңыш алып булмас. «Челнинские известия» шул хакта яза.

Тәҗрибәле бакчачы Андрей Корнев сүзләренчә, башка үсемлекләр һәм агачлар күп үсә торган кысан бакчада кабак яхшы үсмәс. Кабак иректә «яшәргә» ярата. Үсенте арасы 1 метр, рәтләр арасы 2 метр чамасы булганда, кабак тиз зурая.

«Кабакны караңгы урынга — агачлар ышыгына утырта күрмәгез. Аның урыны тәхеттәй булырга тиеш — биредә кояш та, яктылык та күп булсын», — ди бакчачы.

Аны көчле җилдән, салкыннан саклагыз, шуңа күрә төньяктан койма тотып куйсагыз да була. 

Кабак су сипкәнне бик ярата. Атна ярым вакыт эчендә бер кабак үсентесенә 20 литр җылы су сибәргә кирәк. 

Үсемлекне ашларга да онытмагыз. Ике атнага бер тапкыр булса да сыер тизәге төнәтмәсе сибегез. 

Кабакның артык яфракларын алып атарга онытмагыз. Шулай эшләгәндә кабаклар зур булыр, ди бакчачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар