Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак согы рецепты

news_top_970_100
Кабак согы рецепты
Гөлнара Галимуллина

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә кабактан сок ясарга өйрәткән.

Тәмләп карар өчен ярты порциягә дә ясарга була.

8 кг кабакны турарга, өстенә күмелгәнче су салырга. 8 әфлисунны ваклап шунда ук салырга. Кабак изелгәнче 1 сәгать пешерергә. Бу массаны сөзәргә, әфлисун кабыгын ташларга. Кабакны блендер белән вакларга. Шул массага 2 кг шикәр комы, 4-5 чәй калагы лимон кислотасы салырга һәм 10 минут кайнатырга.

Куе булган очракта кайнган су салып кайнатып алырга. Бу порциядән 16-17 литр кабак согы чыга.

Фото: © Гөлнара Галимуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100