news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабак согы

Әлмәт районында яшәүче дүрт бала әнисе Рәдифә Ногмановадан кабак согы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Кабак согы
Кабакны чистартып кисәкләргә турарга, кәстрүлгә өсте күмелгәнче су салып пешерергә куярга.
Тәменчә шикәр комы һәм башка тәмләткечләр өстәргә була. 15-20 минут пешергәч блендер белән вакларга яки эре тишекле иләктән сөзәргә.

Куе булса бераз су өстәргә, 3 литрга калак очы белән лимон кислотасы салып, 10- 15 минут кайнатасын да, стерильләштерелгән банкаларга салырга. Вакларын 15, 2- 3 литрлыларын 20-30 минут сулы кәстрүлгә утыртып стерильләштерергә. Капкачларын борып, өстен одеял белән каплап суытырга. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар