news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабак орлыгы мае – файдасы һәм зыяны, ничек сайларга һәм сакларга

news_top
Кабак орлыгы мае – файдасы һәм зыяны, ничек сайларга һәм сакларга
Фото: © «Татар-информ»

Майларны сайлаганда һәрвакыттагыча, иң беренче чиратта, саклану срогына игътибар итәргә кирәк. Органолептик характеристикалары буенча майлар үзләренә генә хас тәмгә ия булырга тиеш, чит тәмнәр һәм ис булырга тиеш түгел, әчегән тәм яки башка төрле кушылмалар катгый рәвештә ярамый. Бу турыда «Роскачество» сайтында язалар.

Кабак орлыгы маен бераз салкынрак һәм караңгы урында, турыдан-туры кояш нурларыннан читтә сакларга кирәк. Аны пыяла яки кара пластик шешәдә тотыгыз, бу – оксидлашу процессын булдырмый. Кабак орлыгы маен көчле исле продуктлар янында сакламагыз, чөнки ул ис сеңдерергә мөмкин. Дөрес шартларда булса, кабак орлыгы маеның саклану вакыты якынча 6 ай тәшкил итә.

Төгәл саклау сроклары этикеткада күрсәтелә. Кулланыр алдыннан шешәне селкетегез, чөнки аның табигый компонентлары төпкә утырырга мөмкин.

Кабак орлыгы маеның файдалы үзлекләре

Елена Сюракшина, югары категорияле эндокринолог-табиб, медицина фәннәре кандидаты, диетолог:

– Составында магний һәм калий булу сәбәпле, кабак орлыгы мае атеросклероз һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен файдалы булырга мөмкин. Бу минераллар холестерин дәрәҗәсен контрольдә тоту һәм йөрәк сәламәтлеге өчен җавап бирә.

Кабак орлыгы мае шулай ук омега-3 һәм омега-6 кебек туендырылмаган май кислоталарына бай, алар холестерин дәрәҗәсен киметергә һәм йөрәк сәламәтлеген яхшыртырга ярдәм итә.

Сидек бүлеп чыгару системасы өчен файдасы

Цинк, башка актив матдәләр белән бергәләп, организмга ялкынсынулар белән көрәшергә ярдәм итә, шул рәвешле еш кына сидек куыгында простата бизе зураю белән бәйле искомфортны киметә.

Антиоксидантларга бай

Кабак орлыгы маенда селен һәм Е витамины бар. Бу матдәләр табигый антиоксидантлар, алар ирекле радикалларның зарарлы йогынтысыннан саклый. Антиоксидантларга бай продуктлар куллану организмның вакытыннан алда картаюын кисәтергә ярдәм итә.

Бавыр өчен файдасы

Кабак орлыгы маенда бавырның нормаль эшчәнлеге өчен кирәк булган күп фосфолипидлар бар. Шулай ук Е витамины да әлеге органга уңай йогынты ясый, күзәнәк мембраналарының бөтенлеген сакларга булыша.

Ялкынсынуга каршы эффект

Кабак орлыгы маенда куркумин бар, ул организмдагы ялкынсынуны киметергә ярдәм итә. Әлеге эффект өчен шулай ук Е витамины җавап бирә.

Шикәр микъдарын киметү

Галимнәр фикеренчә, әлеге продукт периферик тукыма күзәнәкләренең инсулинга сизгерлеген арттыра, шуның аркасында глюкозаны үзләштерү процессы нәтиҗәлерәк үтә. Моннан тыш, кабак орлыгы мае углеводларның сеңүен акрынайта, шул рәвешле, ашаганнан соң кандагы шикәр микъдары кискен күтәрелүне булдырмый. Бу май кислоталарының мул булуы белән аңлатыла.

Кабак орлыгы маеның зарарлы үзлекләре

Кабак орлыгы маенда файдалы матдәләр күп булуга карамастан, ул кайбер очракларда организмга зыянлы да булырга мөмкин.

Иң беренче чиратта, артык күп кулланганда, кабак орлыгы мае көчле эч йомшарткыч эффект бирә, бу исә дискомфорт тудыра. Тышкы яктан артык кулланганда, тиредә кычыну, кызару һәм бетчәләр кебек аллергик реакцияләр дә булырга мөмкин.

Шулай ук белеп торырга кирәк: кабак орлыклары составында авыр металл тозлары бар. Белгечләр бигрәк тә кургаш һәм кадмийның югары күрсәткечләрен билгели, әмма аларның күләме гадәттә санитар стандартлар белән катгый контрольдә тотыла.

Әгәр дә сез кабак орлыгы маен дәвалау чарасы буларак кулланырга уйласагыз, дозаны төгәл үтәргә кирәк, һәм кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү мөһим.

  • Кабак орлыгы мае түбәндәге очракларда катгый тыела: ашказанында кискен гастрит, панкреатит, колит һәм башка ялкынсыну авырулары, шулай ук үт куыгында ташлар булганда.

Кабак орлыгы маен куллану ысуллары

Кабак орлыгы мае аш-су өлкәсендә актив кулланыла. Аны салатларга соус итеп кушарга мөмкин, ул шпинат, рукола яки латук кебек яшелчәләр белән бик яхшы туры килә.

Кабак орлыгы мае азык-төлек сәнәгате өчен генә түгел, ә тән һәм чәч сәламәтлеге өчен дә күп файдага ия. Ул А һәм Е витаминнарына, шулай ук башка күп туклыклы матдәләргә бай.

Тире өчен. Кабак орлыгы мае йөз тиресен табигый дымландыргыч буларак кулланыла ала. Ул тән тиресенең корылыгын киметә, текстурасынһәм төсен яхшырта. Күз астындагы кара тапларны киметергә ярдәм итә, кан әйләнешен яхшырта һәм шешенүне бетерә. Антиоксидантлары исә тирене ирекле радикаллардан саклый, кызаруларны киметә, җыерчыклар һәм бетчәләр барлыкка килүне тоткарлый.

Чәч өчен. Кабак орлыгы мае табигый кондиционер буларак кулланыла ала. Ул чәчләрне дымландыра, тукландыра, текстурасын һәм ялтыравын яхшырта, хәтта үсешен активлаштыра. Әмма аны бары тик чәчләргә һәм очларына гына сыларга кирәк, чөнки чәч тамырына сөрткәндә, чәч пычрак күренергә мөмкин.

Косметологиядә куллану. Кабак орлыгы маен төрлечә кулланырга була: мәсәлән, биткә сөртә торган кремга берничә тамчы өстәргә. Шулай ук битне һәм тәнне массажлау өчен кулланырга мөмкин – ул тирене дымландыра, тукландыра һәм текстурасын яхшырта. Чәч карау өчен кабак орлыгы маен кондиционерга кушарга яисә мөстәкыйль кулланырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар