news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабак кыздыру рецепты

news_top
Кабак кыздыру рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Кабактан бик күп төрле ризыклар пешереп, согын да ясап була. Бик җиңел генә рецепт тәкъдим итим әле.

Ингредиентлар: кабак, үсемлек мае, сарымсак, тоз, кызыл, кара борыч (сез яраткан тәмләткечләр).

Кабакны эре шакмак итеп турарга, табага үсемлек мае салырга һәм кыздырып алырга, өстенә сарымсак сытарга, тәмләткечләр салырга, яхшылап болгатырга да, капкачын ябып, 10 минут пешереп алырга.

Әзер кабакны тәлинкәгә салгач, өстенә төрле орлыклар сибәргә була, мин ак һәм кара көнҗет орлыгы сиптем.

Кабак яратучылар өчен тәмле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар