Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак коймагы (рецепт)

“Тәтеш таңнары” газетасы укучыларына кабак коймагы рецептын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Кабак коймагы (рецепт)

Зур булмаган кабак кисәгенең кабыгын чистартырга, угычтан уарга, бүленеп чыккан суын сыгарга кирәк. Шулай ук уртача зурлыктагы алманың кабыгын әрчергә, нәзек итеп турарга. 4 аш кашыгы карабодай яки бодай онын 2-3 аш кашыгы су белән болгатырга, ярты стакан суда 0,5 чәй кашыгы соданы  эретергә һәм он белән бутарга, шул катнашмага кабак белән алманы кушарга. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.

Табаны кыздырып үсемлек мае салырга, кашык белән камыр салып, коймакның ике ягын да  2-3 шәр минут әйләндереп пешерергә.

Тәмле дә, файдалы да, туклыклы да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100