Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак, кишер, ташкабаклар: Шәкүр бабай боулингның авыл версиясен тәкъдим итә

Блогер ишегалдында фанердан боулинг юлы, ә кабактан шар ясап куйган.

news_top_970_100
Кабак, кишер, ташкабаклар: Шәкүр бабай боулингның авыл версиясен тәкъдим итә

Блогер Шәкүр бабай үзенең Инстаграм сәхифәсендә боулингның авылча версиясен тәкъдим итте.

«Бөтен күңел ачу чараларын ябарга, диләр. Мин ачарга булдым әле. Бакчада күңел ачу ясыйм хәзер. Махсус аяк киеме кирәк, алайса таеп китүем бар», — дип аягына кәлүш киеп боулинг уйнап күрсәтте ул.

Шәкүр бабай ишегалдында фанердан махсус боулинг юлы җәеп куйган. Кегльләр дә үзенчәлекле: ташкабак һәм кишерләр. Ә боулинг шары урынына - өч тишек тишелгән кабаклар.

«Аның каравы, бушлай. Аяк ите ашап, машинага ягулык салып, керү өчен түләп йөрисе юк. Экономияле авыл боулингы», — дип язалар видео астында Шәкүр бабайның виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100