news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабак кайнатмасы рецепты

Кабак файдалы һәм аннан күптөрле ризык пешерергә мөмкин.

news_top
Кабак кайнатмасы рецепты
Рәдифә Ногманова

Бу юлы кайнатма әзерлибез. Кышкы салкыннарда чәй эчү өчен шуннан да тәмлесе юк.

Кайнатма өчен: 2 кг чистартылган кабак, 1 кг шикәр комы яки бал, 1 лимон, 1 әфлисун, тәм өчен генә корица.

Кабак һәм цитрусларны эре иттарткычтан чыгарабыз.

Шикәр салып 30 минут кайнатабыз.

Шикәр урынына бал кушасы булсагыз 20 минут кайнатасыз, аннан бал өстәп тагын 10 минут кайнатасыз.

Әзер булырга 5 минут кала корица салабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар