news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабак кайнатмасы (рецепт)

"Әлмәт таңнары" газетасыннан кабак кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез. Әлеге кайнатма ананас тәмен хәтерләтә.

news_top
Кабак кайнатмасы (рецепт)
Кайнатма өчен: 1 кило кабак, 800 грамм шикәр комы һәм бер лимон.

Эш тәртибе: кабакны кабыгыннан чистартырга, шакмаклап турарга, шикәр комы салып суы чыксын өчен 10-12 сәгатькә калдырырга. Лимонның төшләрен алырга һәм кабыгыннан арындырып, бик вак итеп турарга. Шикәр комы белән кабакны кайнатып чыгарырга һәм 15 минут пешереп алырга, лимон массасын салырга һәм кабаттан 15 минут кайнатырга.
Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, астын өскә әйләндерергә һәм суытырга куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар