Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кабак эчендә чияле пылау» рецепты

Пешерү тәртибе мәшәкатьлерәк, әмма кунакларны экзотик ризык белән шаккаттырырга мөмкин.

news_top_970_100
«Кабак эчендә чияле пылау» рецепты
РЕН ТВ видеосыннан скриншот

Кабак эчендә гади генә түгел, ә чияле пылау рецепты /ren.tv/ сайтында чыкты.

Ингредиентлар: 2-3 кг түгәрәк кабак, 400 грамм фарш, 1 кг озынча дөге, 250 грамм төшсез катырылган чия, суган, 250 грамм кайнатылган атланмай, шикәр комы, тоз, борыч, куркума.

Эш барышы:

100 грамм иткә бер суган исәбеннән һәм 1 бал кашыгы тоз, 0,5 бал кашыгы куркума, 1 бал кашыгы борыч салып, яхшылап болгатырга. Фарштан фрикаделькалар ясарга (чиядән бераз эрерәк итеп), онда яки крахмалда әвәләргә. Табаның төбе күмелерлек итеп май салырга һәм фрикаделькаларны кыздырып алырга. Аннары табадан алырга һәм бушаган табага чия белән шикәр комы салып болгатырга. Бүленеп чыккан ширбәтне алырга кирәк. Бу ингредиентлар безгә соңрак кирәк булачак.

Кабакны капкач ясап кисәргә, эчен орлыктан арындырырга. Хәзер кабак казанны хәтерләтә, пылауны аның эчендә пешерәбез. Дөге кабак согын сеңдермәсен өчен, эченә тоз ышкырга һәм бераз духовкада тотып алырга кирәк. Кабак кипшеп китә.

Кәстрүлгә 4 литр су һәм 4 аш кашыгы тоз салып кайнатырга куярга. Дөгене ярты сәгатькә булса да суда тотарга кирәк. Дөге төрле була, кайсы 4 минутта, ә кайсыдыр 12 минутта бүртә. Нинди генә сорт булмасын, ябышмасын өчен аны болгатып торырга кирәк. Бер чүмеч дөгене аерып алып, чия согы салырга һәм сөзәргә.

Духовкадан кабакны алырга. Ул әле пешмәгән, әмма анда эчлекне тутырырга була. Кабак эченә бер чеметем корица һәм кара борыч салырга. Бер чүмеч дөге салырга, аннары — фрикаделька. Шул тәртиптә өч тапкыр кабатларга, соңыннан өстенә атланмай, чия ширбәте кушылган дөгене һәм җимешләрен салырга. Дөгене тыгыз итеп тутырырга кирәк түгел.

Күп кеше ит белән әче җиләк-җимеш кушылмасына шикләнеп карый, әмма Азәрбайҗан аш-суларының үзенчәлеге нәкъ шунда.

Кабакның капкачын ябарга һәм духовкага куярга. 150 градуска кадәр кызган духовкада ким дигәндә 1 сәгать тотарга.

Кабак пешкәннән соң нык йомшара, шуңа күрә сак булыгыз. Кабакны телемнәргә кисәргә, әмма пылау уртада калырга тиеш. Кунаклар экзотик ризыкка шаккатачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100