news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабак десерты рецепты

Кабактан файдалы һәм тәмле ризыклар әзерләргә була, алар арасында әлеге десерт лаеклы урын алып тора.

news_top
Кабак десерты рецепты
Ләйлә Мостафина

Ләйлә Мостафинадан кабак десерты рецептын тәкъдим итәбез.

Кабактан десерт ясар өчен кабакны чистартып, кисәкләргә бүлегез. Кабакка тоз, борыч (төрле борычлар кушылмасы булса, тәмлерәк була), шикәр комы, розмарин сибеп, болгатыгыз.

Кабак кисәкләрен онда әвәләгез һәм кызган майлы табада ике ягыннан кыздырып алыгыз. Соңыннан утны киметеп, капкач астында әзер булганчы тотыгыз. Табынга биргәндә кабак кисәкләренә шикәр пудрасы яки бал, борыч, бөтнек, чикләвек сибеп бирегез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар