news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабак белән тары ярмасыннан бөккән рецепты

news_top
Кабак белән тары ярмасыннан бөккән рецепты
Фото: Рәмзия Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан кабак белән тары ярмасыннан бөккән рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 1 стакан җылы 3,2 процентлы кефир, чәй калагы очында сода, 2 аш кашыгы майонез, 1 чәй кашыгы тоз, 1 йомырка, 140 грамм атланмай.

Камырга он кушып, бераз басып алгач, 1 аш кашыгы исле май салырга һәм басып бетерергә. Аннан пакетка салып, 30-40 минутка суыткычка куярга.

Эчлек өчен кабакны вак итеп турарга, аз гына шикәр һәм тоз салырга, яхшылап болгатырга. Аннары, суы саркысын өчен, иләккә салып куярга. Кабакны бүрттергән тары белән болгатып, бөккән ясарга.

180 градуска кадәр кызган духовкада 30 минут пешерергә.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар