news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабак белән сливадан кайнатма рецепты

news_top
Кабак белән сливадан кайнатма рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Сливаның өлгереп пешкән вакыты, кабак та шактый зур булган. Аларның икесеннән үзенчәлекле кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.

Кайнатма өчен 1 кг кабак һәм 1 кг слива кирәк булачак. Аларны иттарткычтан чыгарырга, 1 кг шикәр комы өстәп, пешерергә куярга. 10 минут чамасы кайнагач, 300 г әстерхан чикләвеген ваклап шунда салырга һәм тагын 10 минут кайнатырга.

«Бик тәмле кайнатма килеп чыга. Чикләвек урынына 300-500 г чамасы күрәгәне озынча итеп турап та салырга була. Ул кисәкләр кайнатмада матур булып күренеп тора», – дип яза «Шәһри Чаллы».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар