Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак белән пешкән тавык ите рецепты

news_top_970_100
Кабак белән пешкән тавык ите рецепты
Фото: Freepik.com

Кабакны бәлешкә генә бара торган баллы ризык дип уйламагыз, ул итле ризыклар белән дә тәмле булып пешә. Кабактан төшке яки кичке аш табынын бизәрлек ризык әзерләргә мөмкин, дип яза «Атна вакыйгалары» газетасы.

Кабак бик тиз пешә, шуңа күрә аны шулай ук тиз пешә торган ит – тавык ите белән бергә әзерләргә тәкъдим ителә. Тавык ите күпме булса (мәсәлән, 300-500 грамм), шуның кадәр үк кабак кирәк.

Тавык итен уртача кисәкләргә турарга, кабыгы чистартылган кабакны исә эре кисәкләргә бүләргә. Шулар өстенә тәменчә тоз, борыч, сарымсак, тәмләткеч үләннәр, каймак яки майонез, бер-ике аш кашыгы көнбагыш мае салып бутарга.

Тирән табага башта – кабакны, аның өстенә тавык итен тезәргә. Савытны капкач белән каплап газ мичендә пешерергә. Ит тәме кабакка сеңеп, төнәп пешәчәк.

Мич бик кызу булса, утын бераз кысып куярга. Кабак астындагы шулпа ит пешкәнче кайнап бетмәсен. Эре кисәкләргә туралган кабак үз формасын саклый, таралып китми. Ит пешкәч, өсте кызарсын өчен табаның капкачын алып куеп, мичтә тагын бераз тотарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100