Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак белән әфлисун согы рецепты

news_top_970_100
Кабак белән әфлисун согы рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Кабак сусыл вакытта файдалы сок ясап калырга ашыгыгыз.

Ингредиентлар: 2 кг сары кабак, 2 әфлисун, 180 грамм шикәр комы, 2,5 литр су.

Беренче эш итеп, кабакны юарга, әрчергә һәм шакмаклап турарга кирәк. Аннары аны суга салып пешерергә куярга. Әзер булгач блендер белән изәргә һәм шикәр комы салырга, ул эреп беткәнче (берничә минут) сүрән утта тотарга.

Шул арада әфлисунның согын сыгарга һәм шул массага салырга, берничә кисәк әфлисун кабыгы да өстәп, 5 минут кайнатырга. Сок артык куе тоелса, су өстәргә мөмкин.

Әзер сокны стериль банкаларга тутырырга, тимер капкач белән ябарга һәм салкын урында сакларга.

Фото: ©

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100