Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак бәлеше рецепты

news_top_970_100
Кабак бәлеше рецепты
Рәмзия Вәлиева

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан кабак бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 150 грамм атланмай, 1 стакан сөт, 1 бал кашыгы тоз, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 пакет чүпрә, 5-6 стакан он. Бу ингредиентлар –1 бәлеш өчен.

Эчлек өчен кабак, тоз, шикәр комы, дөге кирәк була. Чистартып туралган кабакны бераз тоз һәм шикәр комы белән болгатып, иләккә салып куярга. Артык суы агып бетсен өчен кичтән турап та калдырырга була.

Дөгене юарга, кайнаган суга салырга һәм тоз салып кайнатып чыгарырга, 3 минуттан сүндерергә. Дөгене салкын су белән юдыртып алырга, аннары кабак белән икесен болгатып куярга.

Камырны җәяргә, эчлекне салгач, 5-6 аш кашыгы атланмай эретеп сибәргә, пирогны ясап бетереп, каплап, пешерергә куярга. 180 градуска кадәр кызган мичтә 45-50 минут пешерергә.

Фото: © Рәмзия Вәлиева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100