Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак бәйрәме: 90 килограммлы бакча җимеше Сабада үсә!

20 ел рәттән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы - «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе «Кабак» бәйрәмен уздыра. «Интертат» Байлар Сабасындагы бу үзенчәлекле бәйрәмнән репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Кабак бәйрәме: 90 килограммлы бакча җимеше Сабада үсә!

22 сентябрьдә Байлар Сабасының үзәк мәйданында «Кабак бәйрәме- 2023» иҗади фестивале гөрләде. Быел «Кабак» бәйрәме юбилеен билгеләп үтә. Ул 2003 елда «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе коллективы инициативасы белән үткәрелә башлый һәм 20 тапкыр уздырыла.

Саба үзәгендә буеннан-буена кабактан күргәзмәләр тезелеп киткән. «Бәйрәм исе» әллә каян сизелеп тора иде. Кабак бәлеше, кабак согы, кабак бөккәне һәм кабактан ясалган төрле әйберләр. Әлеге бәйрәм – Саба районына гына хас күренеш. Ул башка районнарда көзге ярминкә форматында гына узып китә. Ә Кабак бәйрәмендә, ярминкәдән аермалы буларак, иң зур кабакны билгелиләр. Шушында җиңәр өчен, Саба халкы яздан ук күз карасыдай карап, су сибеп, кабакны бүгенге көнгә кадәр шушы бәйрәм өчен үстерә!

Саба – нарат агачларына бай як! Район үзәге чисталыгы, табигате, матурлыгы белән соклану уята! Татар җанлы, татар мохите белән яшәүче халык монда. Саба районының авыллары да бик матур! Йорт-җирләре төзек, урамнары чиста, соклану уята торган табигате белән чын авылча яшәп ятучы халык монда. Әмма Саба халкының бер тискәре ягы бар икән – бәйрәмне вакытында башламау, халыкны бик көттерергә яраталар.

Инде барлык күргәзмәләрне карап бетердем дигәндә генә, сәхнәгә алып баручылар күтәрелде. «Кабак» бәйрәмен башлап җибәрү өчен сүз Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улына, шушы бәйрәмне оештыручы «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясенең җитәкчесе Мөбәрәкова Әлфия Галимҗан кызына бирелде.

Марат Ишниязов: «Хөрмәтле кунаклар, без барыбыз да сезне монда күрүебезгә бик шат. Бу бәйрәм традицион рәвештә ел да уздырылып килә. Быел 20нче тапкыр үтә.

90 килограммлы кабакны күргәч, ахырга таба бәйрәмнең нәтиҗәсе ничек булыр икән, дип уйлап куйдым... Кабаклар бик күп булыр. Кабак бәйрәме ул – безнең өчен күпме дә булса нәтиҗә. Бигрәк тә бакчачыларның эшенә! Ул бакчада хезмәт кую – үзе бер эш булса, ә монда әзерләнеп килү, җимешеңне күрсәтү – икеләтә хезмәт. Бу бәйрәм мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан әзерләнеп килә. Барлык әзерләнеп килүчеләргә бик зур рәхмәт! Ходай матур көн бирде. Бәйрәмебез дә шулай матур гына узсын. Нәтиҗәле булсын!»

Әлфия Мөбәрәкова: «Безнең бәйрәмне яратып килгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Дөрестән дә, 20нче ел рәттән районыбыз журналистлары, радио-телевидение тапшыруларыннан арынып торган арада, көзнең бер матур көнендә Кабак бәйрәме үткәрә. Миннән сорыйлар: «Сез, журналистлар, ничек җитешәсез соң?». Әлбәттә, шушындый җитәкчеләр булганда, алар безгә «Булдырасыз, кызлар!» дип торганда, ничек җитешмәскә инде? Быел Кабак бәйрәменә, бүтән еллардан аермалы буларак, комиссия әгъзалары итеп, оешма, учреждение җитәкчеләре чакырылды».

Барлык комиссия әгъзаларын бер сәхнәгә чакырдылар. Алар һәр күргәзмә мәйданчыгын әйләнеп уза, үзләренең бәяләрен бирә һәм җиңүчеләрне билгели.

Кызганычка, Саба муниципаль башлыгы Рәис Миңнеханов үзе юк иде. Чөнки бу көнне Байлар Сабасында бик зур кунаклар килгән булган – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

«Кабак бәйрәме» – Республика күләменә күтәрелгән бәйрәм

Бәйрәм башланып китте, жюри әгъзалары сәхнәдән төште. Әле күргәзмәләргә бәя бирә башлаганчы, Әлфия Мөбәрәкова сорауларга җавап бирде.

– Байлар Сабасында Кабак бәйрәме үткәрүне «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе журналистлары уйлап тапты. Спонсорлардан башка үткәреп булмый иде. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов безнең бу инициативаны күтәреп алды һәм ел саен безгә ярдәм итә. Бу бәйрәм – кешеләрне таныштыру һәм көзге муллыкның иң зур патшасы булган кабактан ризыклар әзерләп, аларны тәкъдим итү. Бу бәйрәмгә безнең халкыбыз кабак бәлешен дә, компотын да, пюресын да һәм башка бик күп төрле ризыклар пешереп алып киләләр һәм шуларны саталар.

Ә бит бакчада иң матур азык, иң матур яшелчә ул – кабак. Аның төсе дә нинди матур – алтын. Шуңа күрә без моны «алтын бәйрәм» дип атыйбыз. Бу бәйрәмебез Республика күләменә дә күтәрелде, дип әйтәсем килә. Монда Мамадыштан, Арчадан, Балтачтан, Әтнәдән һәм Кукмарадан иң зур, иң эре кабакларны алып киләләр.

Районыгызда тагын нинди бәйрәмнәр уза?

Билгеле, Сабан туе, Нәүрүз… Башка бик күп төрле бәйрәмнәр уза. Әле без ел саен «Саба дулкыннары телерадиокомпаниясе»нең туган көнен шушы мәйданда үткәрә идек. Бик күп артистлар чакырабыз. Бүген миңа бик моңсу... чөнки безгә чыгыш ясарга һәрвакыт Хәмдүнә апа Тимергалиева килә иде. «Әлфиюшка, мин килеп җиттем», – дип әйтә иде. Халкым да Хәмдүнә апаны көтә... – диде дип «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе.

Мәдәният йортлары бар яктан булганнар!

Бәйрәмдә Саба мәктәпләре, балалар бакчалары һәм мәдәният йортлары катнашты. Аларның һәммәсе дә кабактан күргәзмә оештырган. Һәр авылның мәдәният хезмәткәрләре, үзләрендәге фольклор коллективлары белән бергә, кабак турында такмаклар әйтеп, комиссияне каршы алдылар.

Берничә авылның мәдәният җитәкчесе белән сөйләшеп алдым. Иң оригиналь әзерләнеп килүче авыл – Олы Нырты, дип уйлап куйдым. Чөнки алар үзләренең «Олы Нырты» брендын булдырганнар, кабактан киптерелгән чәйләр, кабак белән тутырылган казлар, шулай ук «Сабада кабак утыртучылар күп булсын» дигән буклет та әзерләп килгәннәр. Ул буклетта – кабак орлыгы, кабак турында файдалы киңәшләр һәм кабак турында такмаклар.

Кабак суын ничек ясыйлар?

«Кабак согына кирәк: кабак, әфлисун һәм үзебезнең «Актым» чишмәсенең суы».

Киләсе тукталышым – Кырбаш авылының «Нардуган» фольклор коллективы. Алар кабактан «суп-пюре», мармелад, кабак ипие, кабактан коймак, кайнатмалар алып килгән. Иң кызыгы – «суп-пюре». Бу мәкаләне укучыларга, бәлки, кызыклы булыр, ясап карагыз. «Кабак, бәрәңге, кишер, суганны пешерергә һәм суын сыгарга кирәк. Суын сыкканнан соң, блендер белән әйләндерәсе. Шуннан соң 33%лы сливки кушып болгатабыз», – дип, рецептын әйттеләр.

«3нче ел рәттән катнашабыз, 2 ел 2нче урынны алып килдек. Быел 1нчегә дип тырышабыз», – диде алар. Нәтиҗәдә, «Иң матур композиция» номинациясендә беренчелекне яуладылар. Күңелләре сизгән икән!

«Иң эре кабак кемнеке?»

«Иң матур композиция», «Кабактан әзерләнгән ризыкны үзенчәлекле итеп тәкъдим итү» һәм «Иң зур кабак» номинацияләре дә бар иде. Бәйрәмнең иң төп вакыйгасы – иң зур кабак кемнеке? Башка еллардан аермалы буларак, быел иң зур кабакны халык соравы буеча ярып карадылар. Шикләнүләр булмасын өчен! Ләкин ни кызганыч: «Иң зур кабак» номинациясендә җиңү яулаган кабакны ярмадылар, башка көнне ярабыз, дип калдырдылар. Чөнки Казанда узучы бәйрәмгә дә шушы 90 килограммлы кабак барачак икән. Сабалыларга уңышлар теләп калабыз!

«Кабак бәйрәме- 2023» иҗади фестивалендә «Иң зур кабак» номинациясендә 3нче урынга 38,85 килограммлы кабак иясе – Кукмара районының Совхоз-Нырты авылыннан Рәшит Гыйльманов лаек булды. Ул бәйрәмгә Иләбәр авылында яшәүче улы һәм килененнән ишетеп килгән. Икенче урынга 41,17 килограммлы кабагы белән Байлар Сабасыннан Адлен Ашимов чыкты. Ә беренче урын – Байлар Сабасындагы 92,4 килограммлы кабакка бирелде. Аны үстерүче – Алисә Хаҗиева. Узган елны да алар җиңү яулаган. Котлыйбыз!!!

Бәйрәм бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Казаннан килгән җырчылар да бар иде. Әмма бер генә әйбер – Саба халкы, «кеше ни әйтер» дип бугай, карап кына торды, биергә берсе дә чыкмады. Блогер Фагыйлә Шакирова белән икәү рәхәтләнеп күңел ачып кайттык.

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясенә бу бәйрәмгә чакырганнары өчен бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Кабак бәйрәме яшәсен, дәвамлы булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100