news_header_bot
Язманы тыңлагыз
news_top
Кабак ашы рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Кабактан аш-пюре рецептын тәкъдим итәбез

Аш өчен: кабак, кишер, суган, сөт өсте, кабак орлыгы, тавык ите, тоз, кипкән помидор.

Тавык ите пешкән шулпада яшелчәләрне томалап пешерергә.

Кабак орлыгын, тоз салып, бүрткәнче кыздырырга.

Пешкәч яшелчәләрне блендер белән вакларга. Бераз сөт өсте салып, кабат блендер белән болгатып алырга.

Табынга аш өстенә ит, каймак, кабак орлыгы һәм кипкән помидор салып бирергә.

Ә сез яшь кабактан аш-пюре пешереп карадыгызмы әле?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар