Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабагыгыз уңдымы?

Cентябрь – уңыш җыю вакыты. Бакчаларда бәрәңге һәм күп кенә яшелчәләр казып алынды, хәзер авыл халкы мәш килеп кабак уңышын җыюга кереште. Социаль челтәрләрдә берсеннән берсе уздыырп, зур кабаклары белән мактанышалар. "Интертат" кабак үстерү һәм саклау серләре белән таныштыра.

news_top_970_100
Кабагыгыз уңдымы?

“Әскәровлар үгезләренә көненә унар чиләк кабак ашата”

Чирмешән районы, Кара Чишмә авылыннан Дания һәм Мохтар Әскәровлар бакча тутырып яшелчә үстерә, күпләп мал-туар, кош-корт асрый һәм умарта тота. Быел өч тагылма арба тутырырлык төрле зурлыктагы кабак җыеп алганнар. Кайберләре 35әр килога җиткән.

- Кара Чишмә авылына килен булып төшүемә 20 елдан артык вакыт узып китте. Мохтар авылда киномеханик булып эшли, мин – хуҗабикә. Безнең белән ике авыру туганыбыз яши. Берсе – иремнең абыйсы, икенчесе – минем апам. Аларны тәрбиялим, өйдәге эшләрне башкарам. Аллаһыга мең шөкер, хуҗалыгыбыз бик зур. Элек күпләп сыерлар асрадык, табыш китермәгәч, туктаттык. Хәзер бары тик үгезләр генә тотабыз. Соңгы арада аларның санын бераз киметтек, 5-6 үгез генә симертәбез, итне урнаштыру кыен бит, - дип башланды Дания Әскәрова белән телефоннан сөйләшүебез. Бу вакытта гаилә башлыгы эштә иде.
- Кабак үстерү мәшәкатьле эшме? – дип сорадым хуҗабикәдән.
- Бернинди дә мәшәкате юк. Яхшы сыйфатлы орлык сайлап алырга, утырткан вакытта бер чиләк черемә салырга һәм вакытында су сибеп торырга кирәк. Эре кабак үстерүнең әллә нинди серләре юк инде, һава торышының ничек килүенә дә бәйле. Һәр ел саен үзебез әзерләгән орлыкка өстенлек бирәбез, кибеттән сатып алган юк. Мин кабакларның нинди сортлы булуларын да хәтерләмим инде хәзер, чөнки күптәннән утыртабыз бит. Араларында сары, яшел, кызгылт сары төстәгеләре дә бар. Кабак төшләрен ташламыйм, бөтенесен дә киптереп барам.
- Шуның кадәр кабакны кая урнаштырып бетерәсез?
- Фураж урынына менә дигән ризык ул кабак, аны бер үгезгә көненә унар чиләк ашатабыз. Өч тапкыр бүлеп, иртә, көндез һәм кич бирәм. Кабыгын чистартмыйбыз, чөнки әле ул каты түгел. Кабакны ярата маллар, тиз арада ялт иттерәләр. Аны биргәч, су да эчмиләр. Маллар өчен менә дигән витаминлы азык, файдалы үзлекләре бик күп бит. Узган ел өчәр машина кабак җыеп алдык, быел да уңыш күп булачак. Аларны сарайда саклыйбыз, урын җитәрлек. Сораган кешегә бушлай гына бирәбез, чөнки акча өчен үстермибез. Әле араларында бик кечкенә булганнары да бар, алар үсәргә өлгерми инде. Шуңа күрә рәхәтләнеп абзардагы хайваннарга ашатып барабыз.

Кабакны малларга турамыйча бирергә ярамый

Кабакны артык күп үстерүчеләр аны малларга азык итеп файдалана. Кабак ашатып симертелгән малның ите дә тәмле, диләр. Бу яшелчәне маллар бик теләп ашый, чөнки ул бик тиз эшкәртелә. Ләкин ашату алдыннан аны вакларга кирәк, чөнки малларның тончыгуы бар. Бу хакта "Аксубай  районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин сөйләде.

- Кабакта май һәм клетчаткалар аз, анда протеин да күп түгел - 1-2 процент. Кабакның күп сортлары каротинга бай. 90 проценты судан тора, энергия концентрациясе, башка сусыл азык белән чагыштырганда югарырак. Кабак терлекләрнең ашказанына уңай йогынты ясый, шуңа күрә аны азык рационына кертергә кирәк. Сыерларга көнгә 10-15 кг кабак ашатырга мөмкин, рационның билгеле бер баланслы булуы шарт. Кабак төше эчәклектәге суалчаннарны бик яхшы куа.



Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Надия Сәфәргалиеваның да кабаклары уңган. Араларында 20 килограмнан артып киткәннәре, 10-15 килолылары да бар. Кабакны үзебезгә, мал-туарга, казларга ашату өчен дә үстерәбез, - ди ул.


“Кабаклар үссен өчен әллә нәрсәләр эшләргә кирәкми”

Биектауда яшәүче Альберт Зарипов та мул уңыш җыеп алган. Кабакларның мул булып үсүен, җәйнең матур булуы, көннәрнең яхшы торуыннан күрә.

- Һава торышы бик әйбәт торды бит, шуңа кабаклар мул булды. Мин һәрвакыт кабакның очын кисәм, шулай эшләгәндә алар зур булып үсә. Кабаклар шаулап үссен өчен әллә нәрсәләр эшләргә кирәкми, алар артык игътибар таләп итми бит. Шул вакытында төбенә өям, тирес, черемә кертәм, артык эссе вакытта су сибәм. Сортыннан да тора инде. Быел кызык өчен генә ике төрле сорт утырттык. “Красавица” дигәне начар үсте, “Дачная” бик яхшы булды”.

Инстаграм челтәрендә дә “кабак сезоны” ачылган. Минсира Сәмигуллина абыйсының, Зөхрә Гарифуллина Битамандагы Гөлгенә апасының мул уңышын фотосүрәткә төшереп социаль челтәргә урнаштырган.




“Кабакның сабагын тулысынча кисеп алырга ярамый”

Җыеп алган уңышны урнаштыру, әрәм итмәү дә кирәк бит әле. Кабакны кайда һәм ничек сакларга? Арча районы Иске Йорт авылында яшәүче Хәнәфи Гәрәфиевтан киңәшләр:

- Озак саклау өчен кабакның аерым сортлары бар. Мәсәлән мускат сортлылары бик тәмле һәм сусыл, ләкин алар 2 айдан да озак сакланмый. Әгәр кошкы чорда да әлеге файдалы яшелчәне кулланасыгыз килә икән, кышкы сортларга өстенлек бирегез. Яхшы саклана торган сортлар исемлегенә “Ждана”, “Дачная”, “Юнона”, “Полянин”, “Веснушка” керә. Алар сентябрь яки көз урталарында өлгерә.



Кайберәүләр: “Уңышны кайчан җыярга мөмкин?” – дип сорый. Әгәр кабакларны яңгыр яуганнан соң җыясыз икән, яшелчәне 2 атна дәвамында киптерергә кирәк. Алар бер-берсенә терәлеп торырга тиеш түгел. Өлгерүен түбәндәге ысул белән аңларга була: төбенә сугып карарга кирәк. Әгәр тавыш яңгырап ишетелсә, кабыгы каты икән, яшелчә өлгереп җиткән. Шул ук вакытта яшелчәнең сабагы кибеп беткән булырга тиеш. Өлгереп җитмәгән уңышны җыярга киңәш ителми, чөнки саклау сроклары сизелерлек кими. Кабакны саклауга әзерләгәндә, сабагыннан 5 см калдырып кисеп алырга киңәш ителә. Тулысынча кисәргә ярамый.



Өй шартларында коры килеш сакларга кирәк, югыйсә алар бик тиз чери. Җыеп алганнан соң, яшелчәләрне +28 градуслы һәм 80 процент дымлылык булган бинада сакларга кирәк. Уңышны мөмкин кадәр озаграк саклап калу өчен, түбәндәге саклау шартларын үтәгез: урын караңгы һәм коры булырга тиеш, идеаль температура +5 - +10 градус, вентиляция булсын, дымлылык 80 проценттан артмаска тиеш.

“Артык авырлыктан интегүчеләргә кабак ашарга кирәк”

Тәмле, баллы һәм сап-сары... Кабак - иң файдалы көзге нигъмәтләрнең берсе, анда сәламәтлекне нытыгырга ярдәм итүче файдалы матдәләр бар. Ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар һәм аксым, җепселле тукыма һәм пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бай ул. Кабак В төркемендәге һәм Е, А, С, D, F, PP, T витаминнарга бай. Табиблар аны иң беренче чиратта тазару, төрле йөрәк авырулары, кантамырлары кысылудан, бөер тукымасы, ашказаны, нечкә һәм туры эчәк ялкынсынудан, йокысызлыктан интеккән кешеләргә ашарга тәкъдим итә. Дөрес туклану буенча белгеч Сәрия Вәлиәхмәтова артык авырлыктан интегүчеләргә дә әлеге яшелчә белән дуслашырга киңәш итә.

- Билгеле булганча, кабакның энергетик кыйммәте - 23 килокалорий тәшкил итә. Күп кенә диетологлар әлеге продуктны үз клиентларына даими кулланырга киңәш итә. Чөнки ул ашкайнату системасын яхшырта, матдәләр алмашын активлаштыра. Кабак – табигый энергетик, шуңа күрә хәрәкәт активлыгын яхшырта һәм артык калорияләрне яндыра. Кабактан төрле боткалар, десертлар әзерләргә була.


Кабакның, башка яшелчәләр кебек үк, зыяны да булуы бар. Ашказаны согы түбән әчелектә булган кешеләргә һәм шикәр диабетының авыр формасы белән чирләгәндә кабак ашаудан тыелып торырга киңәш ителә. Кайбер кешеләрдә эч кабару һәм авырту күзәтелергә мөмкин. Гастрит, ашказаны җәрәхәте, гипертония белән авыручыларга да чамасын белеп ашарга кирәк.

Ябыгырга теләүчеләр өчен кабактан иң популяр салат рецептын тәкъдим итәм. Әлеге салатны кичке һәм төшке ашка ашарга була. Аның өчен кирәк булачак: 500 г кабак, 50 г вакланган әстерхан чикләвеге, 4 яшел алма, 30 мл бал, 2 кишер (артык зур булмаган), 2 лимон.

Лимоннын согын сыгабыз һәм кабыгын угычтан уабыз. Яшел алма, кабак, кишерне дә угычтан уарга кирәк булачак. Салатны лимон согы һәм бал салып болгатабыз, өстенә әстерхан чикләвеге сибәбез.

“Кабактан сок рецепты”

Казанда яшәүче Лилия Галиева һәр ел саен кабактан сок ясый. Кабак согы иммунитетны ныгыта, кәефне күтәрә., эч кибү, нерв киеренкелеге, йөклелек вакытында косасы килүдән дә дәвалый. 

- Быел да әниләр кабак биреп җибәрде, алардан сок ясыйм. Мин – өч бала анасы, балаларым бик яратып эчә. Файдалы, тәмле һәм бик гади генә эшләнә. Әлеге эчемлекне әзерләү өчен безгә кирәк булачак: кабак (уртача зурлыкта), 1 стакан шикәр комы, 3 әфлисун, 1-2 чәй кашыгы лимон кислотасы, су. Кабакның эчен чистартабыз, орлыкларын алып ташлыйбыз һәм шакмаклап турыйбыз. Кабакларны тирән савытка урнаштырабыз, су өстибез (кабак күләменә карап). Сүрән утта, 5 минут кайнатабыз. Суынганнан соң кабакларны угыч аркылы чыгарабыз һәм киредән кайнаган суга салабыз. Катнашмага шикәр комы, лимон кислотасы һәм әфлисуннарның согын өстибез. Сүрән утта кайнап чыкканчы тотабыз һәм сок әзер була.

Төп фотода Саба районыннан Илсөяр Кәбирова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100