news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабачкиларны черүдән ничек сакларга?

news_top

Кабачкилар бакчада иң чыдам һәм тыйнак культураларның берсе саналса да, кайвакыт алар түтәлдә үк чери башларга мөмкин. Блогер һәм бакчачы Светлана Самойлова моның сәбәпләрен аңлаткан, дип яза «АиФ».

Самойлова кабачкилар куакта артык күп булганда черергә мөмкинлеген билгеләп үтте – үсемлекнең бөтен җимешләргә дә көч җитми. Шуңа күрә вакытында уңышны җыеп барырга кирәк. Әгәр кабачкилар саклау өчен кирәк икән, өлгергән берничәсен генә калдырып, калган яшьләрен өзеп тору мөһим. Хәзер ашыйсы кабачкиларны артык үсеп киткәнче өзеп алу хәерле.

Салкын һәм яңгырлы һава торышы да черүне көчәйтә. Җимешләрне туңудан һәм артык дымлылыктан саклау өчен, алар астына такта куярга киңәш ителә. Моннан тыш, үсемлек тирәли һава хәрәкәте яхшырак булсын өчен, аскы яфракларның бер өлешен кисеп алу файдалы.

Кабачки черүнең тагын бер сәбәбе – корткычлар. Алар кабачки бөреләренә зыян китереп, инфекция кертә. Аеруча нечкә кабыклы җимешләр зыян күрә. Корткычлардан саклану өчен көл, горчица порошогы һәм махсус чаралар куллану тәкъдим ителә. Үсемлекләрне даими тикшереп тору да проблеманы башта ук ачыкларга булыша.

Кабачкилар артык тыгыз утыртылган булса, яфраклар бер-берсен каплап, һава йөрешенә комачаулый. Шуңа күрә Самойлова яфракларны сирәкләп, иске яфракларны һәм чүп үләннәрен алып торырга киңәш итә – бу яктылыкны һәм һаваның иркен керүен тәэмин итә.

Моннан тыш, микроэлементлар җитмәү дә бөреләр төшүенә һәм җимешләр черүенә китерә. Йод – үсү өчен, бор – серкәләнү өчен, калий – черектән саклау өчен, ә кальций иртә черүне булдырмас өчен кирәк. Бу элементларны тулыландыру өчен, бакчачы түбәндәге ашламаларны кулланырга киңәш итә: йодлы калий (10 литр суга 2 г), бор кислотасы (10 литр суга 2 г), калий сульфаты (10 литрга 10 г), шулай ук агач көлендә төнәтелгән сыекча.

Әгәр туфрак артык дымлы булса, аны корытырга, тыгызланган урыннарны даими йомшартып торырга кирәк – бу тамыр тирәсендә су туктап калмасын өчен мөһим. Черү билгеләре күренгән җимешләрне кичекмәстән алып ташларга кирәк, чөнки инфекция сәламәт үсемлекләргә дә күчәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар