news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кабачкидан варенье ясап буламы?

news_top
Кабачкидан варенье ясап буламы?
фото: https://pixabay.com

Кабачкидан ясалган кайнатмада кабачки тәме бөтенләй булмый, дип яза «Челнинские известия».

Кайнатма өчен кабыгы һәм орлыклары чистартылган 1 кг кабачки, ярты стакан әстерхан чикләвеге, 1 лимон, 2 стакан шикәр комы, 150 мл су кирәк.

Лимонны турап, орлыкларын алып ташлагыз, блендерда ваклагыз. Калын аслы кәстрүлгә лимонны салыгыз, шикәр комы өстәп, эретеп бетерегез.

Кабыгы һәм орлыгы алынган кабачкины ваклап турагыз, лимонлы сиропка салыгыз, шикәрне өстәп бетерегез, әстерхан чикләвеген салыгыз (ваклап та, вакламыйча да ярый).

Кайнатманы салмак утта 45 минут пешерегез. Аннары стериль банкаларга салып, стериль капкачлар белән каплагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар