Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабачкины язга кадәр ничек сакларга?

Кабачкиның койрыгын кисеп, ботагын киптерергә һәм бастырып куеп сакларга кирәк.

news_top_970_100
Кабачкины язга кадәр ничек сакларга?
https://pixabay.com

Кабачкины язга кадәр саклап була. Моның өчен берничә кагыйдә киңәшләр сайтында чыкты.

Беренче кагыйдә — кабачки өлгереп бетсен. Яшь кабачкиларны шунда ук ашарга яки кышка төрле салатлар ясап куярга була. Ә берничә кило авырлыктагы зур кабачкиларны озак вакытка сакларга куярга мөмкин.

Икенче кагыйдә — ботагын дөрес итеп кисегез. Койрыгы зуррак калсын. Төбеннән үк кисеп ташласагыз, аны саклап булмый. Койрыгын кискәч, кабачкины ике атна чамасы бүлмә температурасында өйдә тотып торыгыз, киселгән урыны кипсен. Кабачки чери башласа, аны башкача кулланыгыз, саклап булмый инде. 

Ике атна узгач, киселгән урын кипкәч, кабачкины подвалга төшереп куярга яки бүлмәдә үк калдырырга була. 

Кабачкины вертикаль бастырып сакларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100