Кәҗәләр бик иркә хайван саналмаса да, аларның рационы кышын бераз үзгәрергә тиеш. Моны хуҗалар истә тотсын иде. Дөрес ашату кагыйдәләрен һәм яшәү шартларын үтәү кышкы чорда сөтнең майлылыгын һәм күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Фермерлар сайты яза.
Кышын кәҗәләр туңмасын өчен аларны ничек ашатырга?
Кәҗәләрне салкыннан җылы йон саклый. Аларның көндәлек рационы дөрес булса, елның иң салкын вакытларында да туңмас өчен, күбрәк җылылык чыгара алачак. Моның өчен кышкы туклану рационына печән өстәргә кирәк.
Хайваннарның ашказаны, печән эшкәрткәндә, махсус микроорганизмнар чыгара башлый. Ашказанында печән ашаганнан соң, әчү процессы башлана, нәтиҗәдә аларның организмы күбрәк җылылык ала. Шуңа күрә кышын кәҗәләрнең алдында печән булырга тиеш. Бу – организмда җылыту ферментлары җитештерүне тәэмин итәчәк.
Моннан тыш җылыту ферментлары җитештерүне агач ботаклары, силос, салам һ.б. тәэмин итә.
Кыш көне кәҗәләрне ашлык белән генә тукландырсаң, алар каты салкыннар башлангач туңачаклар, чөнки аларның ашказаны-эчәк системасы дөрес эшләмәячәк.
Кәҗәләрнең йоннары калын булсын өчен, нәрсә ашатырга кирәк?
Кашемир ясала торган кәҗә йонының үсешен активлаштыру өчен, азыгына кыш көне мөһим минераллар һәм витаминнар өстәргә кирәк: цинк; тимер; магний; А, С, Е витаминнары.
Кышын су эчертү дә дөрес булырга тиеш
Кыш көне хайваннар, җәй көне кебек үк, суга мохтаҗ. Су җитмәү аларны кар һәм боз ашарга этәрә. Су бераз җылы булырга тиеш. Моның өчен электр су җылыткычларын кулланырга мөмкин. Яисә суны көненә 3 тапкыр алмаштырырга кирәк булачак.
Кәҗә кышын 1 сәгать саф һавада йөрергә тиеш
Кыш көне кәҗәләр көненә ким дигәндә 1 сәгать ачык һавада йөрергә тиеш. Һава торышы бик салкын булганда яисә бик җилле булганда гына урамга чыгармаска кирәк.
Хайваннар абзарда туңмасын өчен, аларга җирдән 15-20 см биеклеккә күтәртелгән агач платформалар ясарга кирәк. Асларына коры печән салырга кирәк һәм даими рәвештә алыштырып торырга кирәк. Бу йокы һәм ял вакытында кәҗәне туңудан саклаячак.
Кәҗә асраучылардан киңәшләр
Любовь Каменских: Кәҗәләр ягыннан сарай ишегенә пәрдә яисә иске юрган элеп куярга була. Шулай ук башка якларга да җылы юрган элеп куйсаң яхшы. Аска күбрәк печән я салам ташларга кирәк.
Алена Фил: Бернинди мич кирәкми. Кәҗәләр абзарын кар каплап киткәч, аларга җылы булачак. Иң мөһиме – җил йөрмәсен һәм һава дымлы булмасын. Кәҗәләрне салкыннан йоны саклаячак. Минекеләр 20-24 градус салкында да урамда йөриләр.
Ирина Васина: Мин көчле салкыннарда кәҗәләр абзарына картина рәвешендә инфракызыл җылыткыч элдем. Кызыл лампа да кулланырга була.
Наталья Цегельник: Безнең кәҗәләр урамда яши торган. Бер кат такта сарайда торалар. Такта өстеннән, җил өрмәсенгә, баннер белән капладык. Сарайда урам температурасы белән аерма – 3-5 градус. Әгәр урамда -45 градус булса, сарайда -40. Көн яктысында урам ягына чыгалар. Һәр җирдә салам һәм йомычкалар түшәлгән. Кышын печән һәм салам бик күп ашатабыз, шулай ук солы, орлык һәм люцерна да күп бирәбез. Берсе дә туңмады, җилемнәре дә ярылмады. Кыш көне кәҗәләрнең йоннары тиз үсә, хәтта җәй көне бөтенләй үсмәгәннәренеке дә.
Узган ел 6 ноябрьдән кәҗә бәтиләре җылытылмаган теплицада торды. Кыш бик суык булса да, кышны җиңел чыктылар. Берсе дә калтыранмады. Бары тик җәйге кәҗә бәтиләренә караганда 5-7 тапкыр күбрәк ашадылар гына.