Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә кәҗә тизәгеннән 30 мең сумга чәчкә маска ясый башлаганнар

news_top_970_100
Мәскәүдә кәҗә тизәгеннән 30 мең сумга чәчкә маска ясый башлаганнар

Матурлык индустриясендә яңа төрле алым барлыкка килгән – кәҗә тизәге белән чәчләрне дәвалау һәм «блондинка»ларның чәчен агарту.

Мәскәүдә бу алымны әле күптән түгел генә куллана башлаганнар. Башта чәчтарашчылар савытта тизәк болгатып ятуга көлеп кенә караган, аннары, масканың файдасын (натураль продукт бит) һәм ихтыяҗ булуын күргәч, кызларга актив рәвештә тәкъдим итә башлаганнар.

«Маш» каналы язуынча, кәҗә «кәкәен» күбрәк «блондинка»лар – аксыл чәчле кызлар сылата, чөнки бу маскадан соң чәчтәге сары төс бетебрәк китә, чәчнең төсе ярты тонга агара. Клиентлар бик тә риза кала икән, алар сүзләренчә, аларның чәчләре тагын да йомшарып китә, ялтырый башлый, ди.

Чәчтараш Александр Данилов та, ике салонда күргәннәреннән чыгып, башта кешеләрнең «башы киткән» дип уйлаган. Аннары үзе дә эшләп карарга булган. Фермер эзләп тапкан, справкаларын тикшергән. Бик күп мәкаләләр укыган. «Блондикалар өчен бу – чыннан зур плюс, ул ярты тонга төсне күтәрә, агарта. Озак тотмаска кирәк. Натураль төсне тагын да агартачагына шикләнәм, ә менә блондинкаларда сары төсне бетерә», – дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100