news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кәҗә кәҗәне сава» – Илүсә Хуҗина яңа эшкә керешкән

news_top
«Кәҗә кәҗәне сава» – Илүсә Хуҗина яңа эшкә керешкән
"Татар-информ" архивы

Җырчы Илүсә Хуҗина ВКонтактедагы сәхифәсенә кызыклы видео куйды. Кадрларда җырчы, ап-ак күлмәкләрен киеп, ап-ак кәҗәне сава. Кәҗә махсус пьедесталда басып тора. Фон булып классик музыка уйный.

«Кәҗә кәҗәне сава, әле җырлый да. Бу музыканы мин өстәмәдем, бу гаҗәеп каҗәләр классик музыка тыңлый», – дип яза ул.

Аннар Илүсә үзе дә җырлый. Ул Әхмәт Ерикәй сүзләренә Салих Сәйдәшев язган «Бибисара» җырының бер куплетын суза.

Чүт-чүт сайрый сандугачлар.
Җәйге таң сызылып бара;
Таң атканда Бибисара
Йоклый алмый бичара.

Композитор Эльмир Низамов: «Нинди матур кәҗәләр», – дип язган. Илүсә аңа җавап биргән: «Эльмир, бик музыкаль кәҗәләр, дип өстәр идем әле», – ди ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар